Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

“Татлы” камыр

Тиз өлгерә торган камырдан гөбәдия, өчпочмак, вак бәлеш һ.б. ашамлыклар әзерләргә мөмкин.

(Тәтеш, 26 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Әзерләү өчен кирәк: ярты стакан майонез, ярты стакан су, тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 йомыр­ка, он, көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Су белән майонезны бергә болгатабыз, 1 йомырка сытабыз, үсемлек мае, тоз өстибез дә яхшылап туглыйбыз.
Аннары он белән көпшәкләндергеч салып, яхшы итеп басабыз. Өстен каплап, 15 минутка томалап куябыз, шуннан соң тагын басабыз. Камыр әзер. Бу төче камыр рецепты. Пешкәч, авызда эри торган пирог була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X