Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тавык ите белән карабодай пешерегез

Тавык ите белән карабодайдан үзенчәлекле пылау әзерләргә тәкъдим итәбез.

(Тәтеш, 4 апрель, «Тәтеш таңнары»). 

Әзерләү өчен кирәк: 
карабодай ярмасы, тавык ите. Суган, кишер, көнбагыш мае, тоз, тәмләткечләр чама белән. 

Әзерләү:
тавык итен уртача ки­сәкләп турарга. Казанда яхшы итеп кызган майга итне салып, кызарып чыкканчы кыздырырга, шунда ук тоз да салырга. Ярым яки чирек боҗралап туралган суганны өстәргә. Барысын да алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Аннары казанга саламлап туралган кишерне салырга. Барысын бергә 7-10 минут дәвамында кыздырырга, көеп китмәсен өчен даими болгатып торырга. Аннары бераз зира (тәмләткечләр)  өстәргә, тозны гадәттәгедән күбрәк итеп кушарга. Шуннан соң казанга бер стакан су салырга да кайнатып чыгарырга, утны сүрәнәйтергә дә капкач белән томалап ябарга. Казандагы сыек­лык тулысынча кайнап чыкканчыга кадәр акрын гына пешерергә. Гадәттә – 15-20 минут. Карабодай ярмасын чистартып сайларга, яхшылап юарга һәм казанга өстәргә. Ярмага 1:2,5 исәбеннән су салырга. Ягъни 100 грамм ярмага 250 мл су алына. Кайнатып чыгарырга, капкачын янә томалап куярга, карабодай әзер булганчы көчле булмаган утта пешерергә. Ярманың  йомшаруын карарга һәм күзәтеп торырга кирәк. Әгәр инде сыеклык күбрәк булып тоелса, ул чакта су кайнап парга әйләнсен өчен капкачны ачып куярга мөмкин. Сыеклык бераз гына калгач, казандагы пылауны уртага “таучык­лап” өяргә. Капкачын янәдән томаларга һәм аны тулысынча әзер булганчы тотарга. Карабодай белән тавык итеннән ясалган әзер пылауны болгатып, тозын татып карарга һәм тәлинкәләргә бүлеп бирергә. Карабодайлы пылауны табынга салат яки тозланган әйберләр белән чыгарырга мөмкин. 
Тәмле булсын!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев