Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Терлекнең кабырга итеннән үзенчәлекле ашамлык

Сезнең өчен, хуҗабикәләр

(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары"). Кәстрүл төбенә суган кабыгын юып салабыз. Шуңа итле кабыргаларны тезеп чыгабыз.

Ит күмелерлек итеп су, 5 аш кашыгы тоз салабыз. Ул кайнап чыккач, 40 минут пешерәбез. Аннары итне шулпадан алмыйча, ике тәүлек салкынча урында тотабыз. Шуннан соң итне саркытабыз да, сарымсак һәм аджика белән ышкыйбыз. Бер тәүлек үткәч, ит әзер була.

Куллану өчен киселгән ризыкны суыткычта тотабыз. Калганын чиста пакетларга салып, туңдыргычта сак­лау зарур. Аш-су әзерләргә вакыт җитешмәгәндә, бу бер дигән туклыклы ризык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев