Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Түгәрәк “өчпочмак”

    Чи бәрәңгене шакмаклап турыйбыз да ит фаршы салып болгатабыз, ваклап туралган бер баш суган, бер тырнак сарымсак кушабыз.



    (Тәтеш, 1 октябрь, «Тәтеш таңнары»). Чи бәрәңгене шакмаклап турыйбыз да ит фаршы салып болгатабыз, ваклап туралган бер баш суган, бер тырнак сарымсак кушабыз. Тәменә карап тоз, кара борыч һәм бер лавр яфрагы да өстибез. Бу “өчпочмакның” эчлеге булачак.
    Ә хәзер тышлык камыры әзерлибез. Бер стакан он, ярты стакан сөт, бер йомырка, 200 грамм майонез, бер чеметем тоз салып яхшылап изәбез. Блендер куллансагыз тизрәк булыр! Ул коймак камыры кебек сыек булырга тиеш. Таба кырые бераз күренеп торырлык итеп, эчлекне майлы табага салабыз да өстенә камырны тигезләп агызабыз. Башта кайнар мичтә (210 градус) 15 минут, аннары сүрәнрәктә (160-180 градус) тагын 35 минут пешерәбез. Киңәш: майонез азрак булган очракта бер дә каушап калмагыз, аны су өстәп сыеклагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: