Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тәмле булсын!

Гөбәдияне кунак табынына яисә олы бәйрәмнәр булганда милли аш-су буларак пешерәләр.

(Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары", Эндже Газизова фотосы). Гөбәдияне кунак табынына яисә олы бәйрәмнәр булганда милли аш-су буларак пешерәләр. Ул катламлап ясала. Аның эченә корт, бүрттергән дөге, пешкән йомырка, йөзем, яисә төше алынган өрек яки кара җимеш ­салалар. 

Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да ясыйлар, камырга майны күп салалар. Җиләк-җимешле гөбәдия камырын юкарак ясыйлар һәм чәй янына чыгаралар.

Җимешле гөбәдия
Гөбәдия камырын, табадан зуррак итеп җәеп, майлы табага салгач, камырның өстен майлыйлар һәм, җебемәсен өчен, төбенә, юка гына итеп, бүрттерелгән дөге салалар; аның өстенә калынрак итеп корт җәяләр, тагын дөге, аннары ваклап йомырка һәм яңадан дөге салалар. Дөге өстенә йөзем яки күрәгә тезеп чыгалар. Күп итеп май сипкәч, юка гына камыр белән каплап, кырыйларын чеметеп ябыштыралар, пычак белән матурлап сырлыйлар. Мичкә тыкканда өстен майлыйлар һәм валчык сибәләр. Мич кызу булса, йөзе алсуланып пешкәч, өстенә юеш кәгазь ябарга кирәк. Гөбәдия 50 минут пешә. Әзер гөбәдияне табынга кайнар килеш кисеп бирәләр.

Уртача табага: 800 грамм камыр, 350-400 грамм әзер корт, 1-1,2 кило бүрттерелгән дөге, 200-300 грамм йөзем яисә башка төрле җимеш, 8-10 йомырка, 350-400 грамм атланмай яисә сары май, таба төбе майларга 50 грамм май.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев