Шарлотка әзерләгән вакытта алманы онда әвәләгез, һәм алар пирогның төбенә төшмәячәкләр.
(Тәтеш, 22 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова фотосы). Шарлотка әзерләгән вакытта алманы онда әвәләгез, һәм алар пирогның төбенә төшмәячәкләр.
• Бавыр һәрвакытта йомшак булып пешсен өчен, аны әзерләгәндә иң азактан тозлагыз. Икенче сере – кыздырыр алдыннан аңа шикәр комы сибегез.
• Кабымлыкларга һәм салатларга сарымсак исе сеңдерү өчен, аларга сарымсак өстәү кирәкми дә, әзерләү тәлинкәсенә нибары сарымсак сөртү дә җитә.
• Каймактан крем кабарынкы килеп чыксын өчен, бер йомырка агы өстәгез.
• Пирог пешергән вакытта аны суда чылатылган чиста ак кәгазь белән томалагыз – өсте көеп китмәячәк.
• Дөге ап-ак булып пешсен өчен, суга бераз аш серкәсе өстәгез.
• Әгәр фаршка уылган чи бәрәңге һәм суган, шулай ук бераз кыздырылган суган кушсаң, ул тәмлерәк һәм хуш ислерәк булачак.
• Фасольне савытның капкачын томаламыйча пешерегез, бу чакта ул каралмаячак.
• Винегретка бер аш кашыгы сөт һәм бераз шикәр комы өстәгез, ул тәмлерәк булачак. Шикәр комын шулай ук борщка да өстиләр, аңардан ул бары тик тәмлерәк кенә булачак.
• Духовкада ит пешергән вакытта аңа су белән болгатылган анар согы яки бал сөртегез, ризык алтынсу төстә килеп чыгачак.
• Әгәр сез сәламәтлегегезне кайгыртсагыз һәм берничә кило артык авырлыкны киметергә теләп тоз куллануны чикләргә теләсәгез, ул чакта аның урынына өлешчә лимон согы файдалана аласыз.
• Яшелчә салатларына чеметем генә ванилин өстәгез, алар аңа яңа төсмер бирәчәк – хуш ислерәк һәм үзенчәлеклерәк тә булачак.
Нет комментариев