Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тәтешлеләрнең тәмле ризыклар пешерү серләрен ачабыз: Алинә Йосыповадан – пәрәпәч

Пәрәпәч – ул камырга бәрәңге боткасы ягылган ачык табикмәк.

Алинә Йосыповадан – пәрәпәч 

Камыр ясау өчен таләп ителә: бүлмә температурасындагы 400 мл су, оеткы – 5-7 аш кашыгы,  арыш оны – якынча – 2 стакан, тоз, 2 аш кашыгы көнбагыш мае.
Әзерләү: савытка су салабыз, оеткы өстибез, болгатабыз; он иләп салабыз, барысын бергә болгатабыз. Тастымал яки марля белән томалыйбыз һәм 23-25 градуслы температурада төнгә 12-16 сәгатькә җылы урынга куеп калдырабыз. Шуннан соң бодай оны, тоз, көнбагыш мае кушабыз һәм камыр басабыз. 
 Эчлек өчен кирәк: 500 грамм бәрәңге, 150 грамм башлы суган, 50 мл сөт, тәменчә тоз, 100 грамм атланмай, 3 йомырка. Майлау өчен атланмай.
Әзерләү тәртибе: кырылган чиста бәрәңгене тоз салынган суда пешерәбез, аннары кайнар сөт, атланмай, йомырка салып изәбез. Камырны кисәкләргә бүлеп, җәемнәр ясыйбыз. Табаны май белән майлыйбыз, җәемнәргә эчлекне (бәрәңге боткасын) җәябез, өстен йомырка белән майлыйбыз һәм кызган мичкә тыгабыз. Табынга чыгарыр алдыннан пәрәпәчне май белән майлыйбыз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев