Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тәтешлеләрнең тәмле ризыклар пешерү серләрен ачабыз: Екатерина Сергеевадан каклаган каз рецепты

Йомшак, хуш исле, тәмле каз якынча дүрт сәгатьтән әзер булачак.

Екатерина Сергеевадан каклаган каз рецепты

Каз түшкәсен алабыз, чиста тастымал белән сөртәбез. 2 аш кашыгы кетчуп һәм майонез алабыз, 1 аш кашыгы тоз өстибез, болгатабыз, казга шуны эчләп-тышлап тидерәбез. Салкын урынга 2-3 тәүлеккә куябыз.  Аннары түшкәгә эчлек әзерлибез – алманы һәм әфлисунны 4 өлешкә бүләбез, шуны, шулай ук юылган кар җимешне каз эченә тыгабыз. Казның тышкы ягына лимон яки әфлисун согын сибеп ­чыгабыз.
 Пешерү өчен җиң­сә алабыз, шуңа каз түшкәсен урнаштырабыз, ике ягын бәйлибез дә, җиңсәдә 3-4 җирдән тишекләр ясыйбыз, 180 градустагы кызган мичкә куябыз. 
Йомшак, хуш исле, тәмле каз якынча дүрт сәгатьтән әзер булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев