Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тәтешлеләрнең тәмле ризыклар пешерү серләрен ачабыз: Елена Емельяновадан коймак рецепты

Коймакларны уртача утта кыздырылган, төбе көнбагыш мае белән майланган табада пешерәбез.

Елена Емельяновадан коймак рецепты

Кирәк булачак: сөт – 500 мл, йомырка – 2, тоз – чеметем, шикәр комы – 3 аш кашыгы, он – 1,5 стакан, көнбагыш мае – 2 аш кашыгы, көпшәкләндергеч (разрыхлитель) – чеметем генә.
Әзерләү тәртибе: бүлмә температурасындагы сөтне савытка салабыз, шуңа йомырка сытабыз, тоз һәм шикәр комы өстибез. Онны төерле булмасын өчен акрын гына салып болгатабыз. Камыр бик куе булмаска тиеш. Шуңа көпшәкләндергеч кушабыз. Барысын бергә болгатабыз да 15-20 минут “ял иттереп” алабыз һәм аннары көнбагыш мае өстибез. Сүз уңаеннан, коймак камырын суыткычта калдырып торырга һәм коймакны соңрак та пешерергә була. Коймакларны уртача утта кыздырылган, төбе көнбагыш мае белән майланган табада пешерәбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев