Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Туклыклы ризык: Кәбестә һәм фарш белән чебурек

Камыр өчен кирәк булачак: 3 стакан он, ярты чәй кашыгы тоз, бер стакан су, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае. Эчлек өчен: кәбестә, фарш, тоз.

(Тәтеш, 28 октябрь, "Тәтеш таңнары").

Камыр өчен кирәк булачак: 

3 стакан он, ярты чәй кашыгы тоз, бер стакан су, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае.
Эчлек өчен: кәбестә, фарш, тоз.
Әзерләү: стакандагы җылы суда тозны эретәсез, май өстисез, яхшылап болгатасыз. Он илисез дә уртасына чокыр ясыйсыз һәм стакандагы сыек­лыкны акрынлап салып, тагын яхшы итеп болгатасыз. Камырны басасыз, аны целлофон пакетта ярты сәгатькә калдырасыз.
Камыр “ял” иткән арада, эчлеген әзерлисез. Кәбестәне кыздырасыз, аңа тоз кушасыз, аерым кыздырылган фаршны шуңа өстисез. Ул суынган арада, камыр җәясез һәм тәлинкә куеп түгәрәкләр кисәсез. Һәр ярты ягына эчлек саласыз да чәнечке ярдәмендә чит-читләрен баскалап ябыштырасыз. 
Чебурекларны нык кызган майга саласыз. Алар анда йөзеп йөрерлек булсын. чебурек кызарганчы кыздырасыз. Әзер ризыкларның кирәгеннән артык мае сеңсен өчен, аларны салфеткага тезәсез. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев