Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

“Унлы” салаты

Әлеге ризык – хуҗабикәләргә җиңел әзерләнүе һәм гаиләдәгеләргә кышка тәмле ашамлык буларак бик ошый.

(Тәтеш, 18 август, "Тәтеш таңнары").  
Әзерләр өчен кирәк: 10ар данә – баклажан, помидор, болгар борычы, башлы суган, сарымсак, 500 миллилитр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, 100 грамм шикәр комы, 200 миллилитр 9 процентлы аш серкәсе.
Әзерләү: 
Барлык яшелчәләрне яхшы итеп юарга. Бак­лажанны эре кисәкле итеп турарга һәм салкын суга салып, 30 минут тотарга. Болгар борычын орлыкларыннан чистартырга да киң тасмалап,  ә помидорларны эре кисәкләп турарга. Башлы суганны чистартырга һәм ярым алкалап турарга. Сарымсакны эре итеп турарга. Калын савытка (казан) көнбагыш мае агызырга. Яшелчәләрне катламлап тезәргә: помидор, баклажан, болгар борычы, башлы суган, сарымсак. Тоз һәм шикәр комы өстәргә. Казанның капкачын томаларга һәм утка куярга. Кайнап чыккач 40 минут акрын гына басып пешерергә. Әзер булыр алдыннан 5 минут калганда аш серкәсе салырга. Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә.

Салатны болгатырга. Шуны кайнар килеш банкаларга тутырырга һәм боргычларга. Әлеге күләмнән якынча ­5 литр салат чыга.

Салат тутырылган банкаларны капкачлы ягы белән куярга һәм шул хәлдә 10-12 сәгатькә калдырырга. Салатны караңгы һәм салкын урында сакларга.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев