Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яңа ел табынына тәмле ризыклар

    Яңа ел табынына тәмле ризыклар

    (Тәтеш, 30 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

    ГӨМБӘ САЛАТЫ
    Кирәк: маринадланган гөмбә – 500 грамм, пешкән, угычтан уылган кишер; яшел суган, петрушка, укроп; тавыкның пешкән түш ите; тозланган кыяр; пешкән бәрәңге һәм йомырка – 3шәр, угычтан уылган каты сыр – 150 грамм.
    Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңгене катламлап тезәбез. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә, чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез. 

    Бәрәңге белән бәрән ите
    Кирәк: 2 башлы суган, көнбагыш мае, бәрән ите – 1 кило, 4 буынтык сарымсак, бәрәңге – үзегезгә кирәк кадәр алына, тоз, борыч, кинза, зира.
    Әзерләү ысулы: бәрән итен кечерәк кисәкләргә турыйбыз, тәмләткечләр, вак итеп туралган сарымсак белән болгатабыз. Итне сәгать ярым томалап тотабыз. Казанда көнбагыш маенда ярым боҗралап туралган суганны кыздырабыз. Итне салабыз  һәм бәрән итен кызарганчы пешерәбез. Ит томаланырлык итеп кайнаган су салабыз, пешеп чыкканчы акрын утта тотабыз. Бәрәңге чистартабыз, эре  итеп турыйбыз һәм май салынган табада кыздырабыз, бәрән итен дә майда кыздырабыз һәм бергә кушабыз. Ризыкларны тагын 25 минут пешерәбез, тоз, борыч һәм зира кушабыз. 

    Үрдәкнең түш итен мичтә пешереп ясыйбыз
    Кирәк: үрдәкнең түш ите – 1 данә, 2 баш суган, 1 кишер, көнбагыш мае – 2 аш кашыгы, соя соусы – 50 грамм, тоз, тәмләткечләр – тәменчә.
    Әзерләү ысулы: үрдәкнең түш итен юарга. Аны савытка салырга, шуңа соя соусы агызырга, тоз һәм тәмләткечләр өстәргә. Итне болгатырга һәм маринадланыр өчен 2-3 сәгать тотарга. Суганны – ярым боҗралап, кишерне  түгәрәкләп турарга. Савытка май һәм шуңа суган белән кишерне салырга. Өстенә үрдәк итен куярга һәм газ миченә тыгарга. Үрдәк ите 190 градус кызулыкта якынча бер сәгать пешә. Өстәлгә куяр алдыннан итне кисәкләргә бүләргә. Тәмле булсын!

    Краб таякчыклары белән тарталеткалар
    Кирәк: тарталеткалар – 10-12 данә, краб таякчыклары – 100 грамм, пешкән йомырка – 2, помидор – 1, яшел борчак – 2 аш кашыгы, сыр – 100 грамм, сарымсак – 1-2 буынтык, майонез – 2 аш кашыгы.
    Әзерләү ысулы: краб таякчыкларын, помидорны вак шакмаклап турыйбыз. Сыр һәм йомырканы вак угычтан уабыз. Сарымсакны ваклыйбыз. Савытка барлык кушылмаларны салабыз, яшел борчак өстибез, салатны майонез белән болгатабыз. Һәр кәрҗинне салат белән тутырабыз һәм матур савытларга тезәбез. Өстен яшеллек белән бизәргә мөмкин. Тәмле булсын! 

    фото: pixabay.com
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: