Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Яңа елга үрдәк пешерәбез

Күпчелек гаиләдә бәйрәм вакытында үрдәк каклау гадәте бар. Менә без дә гәҗит укучыбызга Рәсилә ханым тәкъдим иткән рецептны куярга булдык.

(Тәтеш, 22 декабрь, "Тәтеш таңнары").
Үрдәкне бөтен килеш тә, канатларын, ботларын, түшкәсен аерым кисеп тә  пешерергә мөмкин. Башта үрдәкнең тиресен пычак белән сызык­лар ясап, кискәләп чыгабыз. Болай эшләгәндә кыздырган вакытта аның маен вакыт-вакыт үзенең өстенә сибеп җибәрсәң дә яхшы була һәм маринад та тигез булып сеңә. Аннары үрдәкне маринад белән сылыйбыз һәм бер-­ике сәгать ­тотабыз.

Маринад болай әзерләнә: 1 әфлисунның кабыгы һәм согы, 50 мл чамасы соя соусы, бер чәй кашыгы бал, тоз, кашык очында гына аджика, ­розмарин. Үрдәкне маринадтан алгач, табада бераз кыздырабыз һәм өстенә маринадын да салып, эченә карабодай, дөге яки бәрәңге куеп, табаны фольга белән каплап мичкә куябыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев