Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

“Яшелчәләр җыелмасы” салаты

Дуслар, кышка төрле салатлар кайнатып ясар вакыт җитте. Сезгә гади һәм тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез.

 (Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таңнары", Алсу Җиһаншина). Дуслар, кышка төрле салатлар кайнатып ясар вакыт җитте. Сезгә гади һәм тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 1шәр кило – кәбестә, помидор, кыяр, татлы борыч, кишер.
Барысын да салатка кискәндәй турарга, кишерне угычтан уарга. Барлык яшелчәләрне ­болгатырга.

Аннары өстәргә: 
көнбагыш мае – 200 грамм, 9%-лы серкә – 200 грамм, тоз – 8 чәй кашыгы, шикәр комы – 16 чәй кашыгы. Барысын бергә болгатырга. Пешерергә куярга. Кайнап чыкканчы тотарга, 5 минут кайнатырга.

Стерильләштерелгән банкаларга тиз генә тутырып куярга. Капкач белән боргычларга. Өстен аска әйләндереп тезәргә. Томаларга. Суынганчы шул килеш тотарга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев