Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Йод табын нашатырь спиртында чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз

киңәш-табыш

(Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таңнары").

Йод табын нашатырь спиртында чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз.

Сагыз ябышкан киемне суыткычтагы туңдыркычка тыгып куегыз. Җиңел генә йолкынып төшә. 

Шоколадка буялган киемне үз хәленә кайтарыр өчен, 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз кушып болгатыгыз да, аны шул суда юыгыз.

Үсемлек мае тамган урынга теш порошогы сибеп, киемне 2-3 сәгатькә калдырырга кирәк. Аннары щетка белән ышкып җибәрегез.

Шәраб табын кайнар су бетерә. Кәстрүл өстенә киемнең таплы урынын куегыз да, тапка кайнап  чыккан суны коегыз.

Аш шулпасы, сөт табын бетерү өчен тигез күләмдә аш серкәсе, нашатырь, тоз, су салып болгатылган катнашма алына, киемне чайкап киптергәч, аны сул ягыннан үтүкләгез.

Иннек табына бур (аптекада сатыла) сибегез, аннары щетка яки чүпрәк белән уыгыз. Шуннан соң сабынлы суда юыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев