Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Йортта кулланыр өчен файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләргә чисталык булдыруда ярдәм ­итәбез:

 (Тәтеш, 25 август, "Тәтеш таңнары").  
Хуҗабикәләргә чисталык булдыруда ярдәм ­итәбез:
– вазалар һәм шешәләрнең кереп булмаслык тар урыннарын дөге ярдәмендә чистартырга мөмкин: эченә бер аш кашыгы ярма салыгыз да җылы сабынлы су өстәгез һәм селкетегез;

– савыт-сабага нык ябышкан этикетканы кайнар фен җылысында тотып, җиңел генә кубарып алыр­га була;

– банкадагы начар исне бетерер өчен, аны бер чәй кашыгы горчица өстәлгән җылы су белән ­чайкагыз;

– резина бияләй өйдә асрала торган хайваннарның йонын йомшак җиһаздан җыеп алырга ярдәм итә – бары тик дымлы бияләй белән өслек буенча йөртеп чыгыгыз һәм барлык йон аңарга ияреп чыгачак;

– яфрактан иңгән яшелне барыннан да бигрәк тозлы суда юсаң яхшырак;

– агачтан эшләнгән җиһазны туры килгән төстәге аяк киеме кремы ярдәмендә яңартып җибәрер­гә мөмкин;

– ризык бүлә торган агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон бетерә: лимонны урталай кисегез, пычранган өслеккә суын сыгып агызыгыз һәм 20 минутка калдырыгыз, аннары ­чайкагыз.

– кофе ваклагычны чистартыр өчен, аңарда бер уч дөге тарттыру да җитә, барлыкка килгән онны алырга һәм коры тастымал белән сөртергә кирәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев