Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Халык батырлыгы турындагы истәлекне саклап

    Севастополь оборонасы һәм Мәскәү өчен көрәш, Курск дугасында һәм Сталинград янындагы сугышлар: Тәтеш кадет мәктәп-интернаты укучылары һәм педагоглары Бөек Ватан сугышы елъязмасы белән мәктәптән чыкмый гына таныша ала.

    (Тәтеш, 14 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова (автор фотосы) ). Сугышчан дан галереясе – ул ике дистәдән артык мәгълүмати стенд, анда татарстанлыларның фронт юллары, аеруча да әһәмиятле бәрелешләр, атаклы полководецлар һәм хәрби операцияләр турында сөйли. Галерея­не тантаналы ачуда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Әлмәттән проектның авторы Александр Лапко, Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

    “Быел без Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Ватанны коткару хакына сугышта үлемгә каршы баручыларны без хәтерләргә тиеш. Ә сез, яшь буын, патриотлар һәм үз Ватаныгызны сакларга өйрәнергә тиеш”, – дип мөрәҗәгать итте кадетларга Рәмис Хатыйп улы һәм һәрбер уку йортында Сугышчан дан галереясе оештыру яхшы булыр иде, дип билгеләп үтте.
    “Стендларда сурәтләнгәннәрнең барысы да сезнең йөрәкләрдә сакланырга тиеш. Бөек Ватан сугышының коточкыч булуын аңлап кына да без, аны беркайчан да кабатланмаслык итә алабыз”, – диде ­На­талья Понедельникова. 

    Александр Лапко кадет ­мәктәп-интернаты директоры Вил Нуруллинга “Сугышчан дан галереясе” проектын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. “Стенд­лардан алган мәгълүматлар сезгә тормышта ярдәм итәр, сез дөрес юл сайларсыз: үзегезнең Ватанны һәм халыкны яратырсыз, өлкән буынны хөрмәтләрсез, дип өметләнәм”, – дигән ышанычын белдерде Әлмәттән килгән кунак һәм кадетларга болай дип мөрәҗәгать итте: – Халкыбыз азатлыгы һәм бәхете өчен немец-фашист илбасарлары белән сугышта һәлак булган батырларга мәңгелек дан!” 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: