Тәтеш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан бүгенге көнгә, көзге кертү исәбе белән 14 мең тонна минераль ашлама, яки чәчү җиренең бер гектарына 76,2 килограмм тәэсир итүчән матдә әзерләнгән – бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
“Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе кыр эшләренә әзер. Технология мәйданында югары җитештерүчәнлекле техника, тырмалар тезеп куелган. “Көзге игеннәрне өстәмә тукландыру – безнең беренче чираттагы бурыч, әлеге эшкә ай уртасында керешергә ниятлибез, һава торышы яхшыруын көтәбез”, – дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе урынбасары Ранис Мәүлиханов. “Колос” хуҗалыгында чәчүлекләр белән тәэмин ителеш йөз процент, өстәвенә барлык чәчүлек материал үзенчәлекле, элиталы һәм супер элиталы – биредә әлеге мәсьәләгә зур игътибар бүлеп бирелә.
Минераль ашламалар сатып алуга да зур әһәмият бирелә. “Көз көне кертү исәбе белән бүгенге көндә минераль ашламаларның хәстәре бер гектар чәчү җиренә тәэсир итүчән матдәдә 146,5 килограмм тәшкил итә”, – дип хәбәр итте Ранис Фәрит улы.
Шулай да теләсә нинди эштә дә төп уңыш кадрлардан – үзләренә ышанып тапшырылган җир кишәрлегендә намуслы хезмәт куючы тырыш эшчәннәрдән тора, дип саный Ранис Мәүлиханов.
“Бакырчы” хуҗалыгы механизаторлары да кырга чыгуны көтә. “Әгәр һава торышы шартлары яхшы торса, мул уңыш алуга өметләнеп була. Моның өчен сыйфатлы орлык материалы бар, ул көзге игеннәрне икенче кат чәчү мөмкинлегенә дә җитә. Туфракка чәчкән вакытта һичшиксез минераль ашламалар кертеләчәк, сөрү җиренең бер гектарына 100 килограммнан күбрәк тәэсир итүчән матдә хәстәре күрелде. Быел яңа тырмалау агрегаты сатып алдык”, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров.
Язгы кыр эшләрендә 30га якын кеше эшләячәк. Илгиз Фатыйх улы уртаклашканча, әлеге кешеләрнең барысы да тәҗрибәле, ышанычлы һәм алар үзләренең ничек эшләвеннән яңа уңышның язмышы хәл ителәчәген аңлыйлар.
Нет комментариев