Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Районда яшәүчеләр җитешлегенә эшлибез”

    21 апрель – Җирле үзидарә көне.

    Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов биредә яшәүчеләрнең үз урамнары, үз авыллары, туган яклары өчен янып-көюләрен билгеләп үтә.
    Авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәсе турында төзек, матур йортларга, шәхси хуҗалыклардагы бихисап мал-туарга, кош-кортка карап фикер йөртергә була, биредә, күп булмаган җирлекләрнең берсендә, йорт абзарында ат асрау гадәте дә сакланган.
    Илдар Мәхмүтгәрәй улы авыл җирлегенә нибары дүрт ел җитәкчелек итә, ә аның эшчәнлек нәтиҗәсе – күз алдында.
    “Мине сайлап куйгач, без авыл кешеләре белән бергә урамнарны төзекләндерүгә, аларны чистартырга алындык, – дип искә төшерә ул. – Шәхси йорт хуҗалыклары янындагы койма буйларында төзелеш материалы, чүп-чар, яңгырдан соң авылга керүе читен иде. Бүгенге көндә мондый хәлне күрмәссең: йорт янәшәсендә аллы-гөлле чәчәкләр үсә, юллар төзекләндерелә”.
    Илдар Мәхмүтгәрәй улы әйтүенчә, һәрбер авылда староста бар, алар уртак җитеш­лек өчен уңышлы эшли, кешеләр аларны белә һәм хөрмәт итә.
    Авыл җирлеге башлыгы үзенең хезмәттәшләре – авыл җирлеге секретаре Фирдәвес Ибраһимова, әйдәп баручы белгеч Луиза Семенова турында профессионал, ярдәмчел кешеләр буларак сөйли. Ул белем бирү, мәдәният, медицина, башка социаль учреждение хезмәткәрләрен, мәктәп укучыларын үзенең эшчәнлегендә ярдәмчеләр дип саный. 
    Авыл җирлегендә 700дән күбрәк кеше яши. Алар бер гаиләдәй гомер кичерә, бәйрәмнәрне бергәләп бил­геләп үтә, авылның яңа мә­дәният йорты сәхнәсендә концерт номерлары белән чыгыш ясый.
    Авылда яшәүче һәркем үзенең кече ватанын матур, яшәр өчен уңайлы итеп күрәсе килә. Гражданнарның үзара салым респуб­лика прог­раммасы авыл кешеләренең уй-ниятләрен тормышка ашыруга йогынты ясый, быел алар тарафыннан 400 мең сум җыелган. Әлеге акча алга таба төзекләндерүгә сарыф ителәчәк, югыйсә, авыл кешеләре билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә гаять зур проблемалар юк, агымдагы барлык мәсьәләләр хәл ителерлек.
    Илдар Шәмсетдинов җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, кайчандыр үзе дә элек башка районда җирлек башлыгы булып эшләгән, әлеге тема аңа якын һәм аңлаешлы булган Илгиз Шәйхаттаров ягыннан җирлекне үстерүдә зур ярдәм күрсәтелүен ассызыклый.
    “Җирле үзидарә теләсә нинди территориянең социаль һәм икътисади үсешен тәэмин итүдә төп рольне башкара, – дип раслый Илдар Мәхмүтгәрәй улы.  – Биредә, без яшәгән җирдә, тормышыбызның сыйфатын билгеләүче көн үзәгендәге мәсьәләләр хәл ителә.  Уртак көч, республика, район хакимияте ярдәменә таянып, бер яктан алганда, яшәүчеләрнең дә булышлыгы белән, икенче яктан, без җирлектә тормыш сыйфатын үстерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз”. 

    Ирина Тихонова Льяш авыл җирлегенә сигез елдан артык җитәкчелек итә.
    Ул артта калган елларга күз йөртеп чыгып, үзе җитәкче буларак эшләгән вакытларда барысы да һәм һәрвакытта уңышлы барып чыкмавын, кайчакларда эшләү тәҗрибәсе җитмәвен, өстәвенә әле тагын күп кенә мәсьәләләрне чишкәндә чикләнгән мөмкинлекләр белән очрашырга туры килүен яшерми.
    “Шикләнүләр булды, әлбәттә, әмма үз көчемне сынап карау теләге дә булды. Әтием, ул миңа ышанып тапшырылган территориядәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе һәм безнең җирлек Советы депутаты Алексей Ахтонов булышлык күрсәтте. Без күп мәсьәләләрне бердәмләшеп хәл итәбез. Ирем, улым, энем дә читтә калмый. Алыштыргысыз, җаваплы сәркатип Зоя Адайкина  һәрвакытта янәшәдә. Ләкин иң мөһиме – ул авыл халкының  ышанычы. Льяш, Олы Бисәр, Ямбактыдагы битараф булмаган кешеләр барлык башлангычларда төп булышчы булып тора, аларның авыл тормышына турыдан-туры катнашуы – җирле үзидарә эшендә һәм үсешендә төп принципларның берсе. 
    Район башлыгы Рәмис Сафиулловның һәм райондагы күп кенә предприятиеләр, оешмаларның ярдәме шулай ук әһәмиятле”, – дип уртак­лаша Ирина Алексеевна.
    Җирлектәге барлык торак пунктлардагы зиратларны быел үзара салым прог­раммасы буенча тимер рә­шәткә белән коймалап алу планлаштырыла, урам яктырткычларның сыйфатын яхшыр­ту буенча ел саен эшләр башкарыла, коелар төзелә һәм яңартып төзекләндерелә, авыллар территориясе тиешенчә тәртиптә тотыла.
    “Теләсә нинди эштәге кебек, кайбер кыенлыклар бар. Ләкин, проблемаларга карамастан, без, бердәмләшеп, авылларыбызның тормыш җитешлеген арттыру өчен барысын да эшлибез. Без – бу җирле учреждениеләр һәм предприя­тиеләр җитәкчеләре, коллективлары, һәм безнең төп ярдәмчеләр – кече ватанны үстерүгә зур өлеш кертергә теләүче һәм шушы мөмкинлеккә ия булган кешеләр”, – дип саный авыл җирлеге башлыгы.
    Хатын-кыз-җитәкче булу җи­ңелләрдән түгел. 
    “Кайвакытларда гаилә­дәге­ләр тиешле игъти­барны күрми. Әмма уйланылган эшләрне тормышка ашырганда һәм 383 кешедән берсе генә булса да “Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт” дип әйтсә, барысы да юкка гына булмавын аңлыйсың”, – ди Ирина ­Алексеевна.
    Материалны гәҗит 
    хәбәрчеләре әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: