Ай ахырына Татарстан башкаласында һава температурасы +27 градуска җитәчәк, дип хәбәр итте Юрий Переведенцев.
(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бу якшәмбедә Казанда җылытачак, диде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, шимбә көнне көндез һава температурасы 14 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә — +6. Якшәмбе көнне болытлы һава. Явым-төшем юк. Көндез һава температурасы +20 градус һәм төнлә - +12 градус.
“Без салкын өлкәдән чыгабыз. Ай ахырына температура +27 градуска җитәчәк”, — дип өстәде профессор.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/24/186883/
Нет комментариев