Эпидемиологик хәлне тотрыклыландырганчы биредә электрон рәвештә алырга мөмкин булган хезмәтләр күрсәтелмәячәк.
(Тәтеш, 13 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Күп функцияле үзәге 13 апрельдән килүчеләрне кабат кабул итә башлый, әмма алдан язылу буенча гына. Бу хакта Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
«Документларны тапшыру яки әзер документларны алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки Күп функцияле үзәкнең колл-үзәгендә 8 (843) 222-06-20 телефоны аша язылырга кирәк», – диелгән хәбәрдә.
Колл-үзәк 13 апрельдән гадәти график буенча, ягъни дүшәмбедән җомгага кадәр – 8.00 дән 20.00 гә кадәр, ә шимбә көнне 8.00 дән 17.00 гә кадәр эшләячәк.
Сайлап алынган көнне гариза бирүчеләргә Күп функцияле үзәккә ун минут эчендә һәм билгеләнгән вакыттан ун минуттан да соңга калмыйча килергә киңәш ителә. Хезмәт күрсәтүгә алдан язылу кодын күрсәтеп, кабул итүгә язылган кеше генә мөрәҗәгать итә ала.
Эпидемиологик хәлне тотрыклыландырганчы электрон рәвештә алырга мөмкин булган хезмәтләр күрсәтелмәячәк. Бирегә, аерым алганда, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре – иске үрнәктәге чит ил паспортын, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү, хөкем ителмәү һәм наркотик чаралар кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылу булмау турында белешмәләр бирү керә.
Пенсия фонды хезмәтләреннән бары тик СНИЛС алырга, пенсия бирү һәм китерү, шулай ук пенсия тупланмаларын инвестицияләүгә гариза бирергә мөмкин булачак.
фото: Татар-информ
Нет комментариев