Тәтештә «Әни булдыра» район конкурсы узды
Көн темасы

Тәтештә «Әни булдыра» район конкурсы узды

Ярышлар инде бишенче ел рәттән үтә.

Тәтеш автодромында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең әниләр арасында «Әни булдыра» район конкурсы узды.

Ярышлар инде бишенче ел рәттән үтә, ә төп бүләк - ДОСААФ автомәктәбенең күчмә Кубогы.

Катнашучыларны Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина сәламләде. Алар конкурсның мөһимлеген билгеләп үттеләр: әниләрнең мондый ярышларда катнашуы балаларга автомобильгә һәм юл йөрү кагыйдәләренә җаваплы карау үрнәге күрсәтә.

Бәйгедә 10 ана катнашты.

Аларга эстакада узарга, чикләнгән киңлектә борылыш, параллель парковка, гаражга керү, шулай ук теоретик имтихан тапшырырга туры килде.

Конкур конкурс нәтиҗәләре:

  • 1нче урын— Айсылу Әхмәтшина ("Миләшкәй" балалар бакчасы)
  • 2нче урын — Ирина Козлова («Әкият» балалар бакчасы)
  • 3нче урын - Евгения Гәрәева ("Сабый" балалар бакчасы)

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев