Тәтешлеләр Кышкы ГТО  фестиваленең җиңүчеләре булды
Көн темасы

Тәтешлеләр Кышкы ГТО фестиваленең җиңүчеләре булды

Безнең җыелмага уңышка ирешүдә яхшы спорт әзерлеге һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ышаныч ярдәм итте.

(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, Александр Николаев фотосы). Кышкы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” фестивале спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган кешеләрне икенче ел рәттән берләштерә.

Республика этабы алдыннан зонаныкы булды, аның нәтиҗәләре буенча Тәтеш районы җыелмасының финалга узу мөмкинлеге барлыкка килде. “Быел команда составы бераз яңарды, аңа Полина Портнова, Лев Христофоров, Виктор Мамкин, Айрат Ибраһимов, Анна Осипова, команда директоры Игорь Долинин керде. Җыелманың яшь вәкиленә – 10 яшь, иң өлкәненә – 80”, – ди безнең команданың тренеры һәм катнашучысы Сергей Мамкин. 
Аның әйтүенчә, команданың төп “нигезе” – болар совет вакытында чыныгу алган пенсионерлар На­талья Шлячкова, Тать­яна Пет­рова, Михаил Тайманов. Алар, шулай ук аеруча да яшь спортчылар Ярослав Петухов, Дмит­рий Смирнов кебек, Кышкы ГТО фестиваленең алыштыргысыз катнашучылары гына түгел, шулай ук Җәйгенекеләр дә.  “Ветераннарның” уңышларына карап, яшьләргә калышу оят”, – дип саный Сергей Геннадьевич.

“Җиңүгә исәп тоттым һәм шуңа омтылдым, әлбәттә. Бик яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, тиешле әзерлек булырга тиеш. Яшьтән үк чыныгу алу зур әһәмияткә ия. Ә спорт ярышларында катнашу безгә картаерга һәм ямансуларга ирек бирми. Өстәвенә әле, балалар һәм оныклар да безнең белән горурлана”, – дип уртаклаша На­талья Шлячкова. Ул куып килүчене тулы 11 минутка артта калдырып, республикадагы чаңгы узышында беренче урынны яулады!

Җәйге фестивальдә катнашкан Фәнис Гомәров, Ксения Обидина, Константин Привалов, Данил Грошев хакында әйтми калырга ярамый. Безнең команда үткән елны өченче урынны алып, җиңүчеләр исәбенә керде”, – дип билгеләп үтә Сергей Геннадьевич.
Спортчылар чаңгы узышында иң күп күләмдәге баллны җыйды. Моннан тыш, командада катнашучылар пневматик винтовкадан аттылар, күтәрелделәр, озынлыкка сикерделәр һәм башка сынауларны үттеләр. 
2020 елның Кышкы фестиваль нәтиҗәләре буенча безнең җыелмага тиңнәр булмады.

Тәтештә ул кубок, медальләр һәм 20 мең сумга сертификат алу мөмкинлеген бирде.
Спортчыларның ял итәргә вакытлары күп калмый: майда инде алар Җәйге ГТО фестиваленә әзерләнә башлаячаклар.
 


Нет комментариев