Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану – бу үз вакытыңны бушка сарыф итмәү дигән сүз.
(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары", Марсель Шәрәфиев). “Авангард” гәҗите журналистлары үткәргән сораштыруда күпчелек респондентларның онлайн-түләү башкаруы, ягъни ТКХ хезмәтләре түләүләре, паспорт алуга гариза бирүләре, штрафлар түләү, фатир һәм салымнарны Интернет – дәүләт хезмәтләре порталы аша түләве ачыкланды.
Галина, 48 яшь: “Миңа дәүләт хезмәтләренең рәсми порталыннан файдалану уңайлы. Сайттагы үземнең “Шәхси кабинет”ым аркылы мин үземнең кәрәзле телефонның счетын тулыландырам, Интернет һәм башкалар өчен түлим. Миңа хезмәт урыныннан шәхси эшләр буенча сорап китәргә кирәкми, чөнки юлда барганда һәм чират җиткәнне көткәндә никадәрле вакыт таләп ителүе, билгесез. Инновацияле технологияләр үсү белән, кабатлап әйтәм, вакытны һәм портал аша түләгәндә кайбер хезмәтләр өчен алына торган процентларны булдырмый калырга мөмкин”.
Рәшидә, 63 яшь: “Дәүләт хезмәтләре сайтына теркәлгәч, тормышым күпкә җиңеләйде. Яшермим, баштарак бераз куркынычрак булды, мин инде пенсионер, компьютер минем өчен ниндидер “сәерлек” булды. Ә хәзер – бик тиз һәм җайлы, хезмәтләргә түләр өчен почтага яки банк бүлегенә барырга кирәкми. Минем яшьтә һәр ай саен шактый юл үтәргә туры килә иде, кайчакларда бу берникадәр кыенлыклар да китереп чыгарды. Сайтта үземнең квитанцияләрне тикшерәм, оныгымнан аларны бастырып чыгаруын сорыйм. Бу кирәкми дә, әмма ул миңа элекке гадәт буенча, документларны дәлил буларак папкада тәртип рәвешендә дәвам итәсе килү теләге. Тиздән әлеге гадәттән дә ваз кичәчәкмен. Дәүләт хезмәтләрендә барысы да ышанычлы”.
Альберт, 33 яшь: “XXI гасырда яшибез! Кулланам, әлбәттә. Дәүләт хезмәтләренең рәсми кушымтасын мин смартфоныма күчереп алдым. Ул, сайттагы кебек, шул ук хезмәтләрне башкара. Операцияләрне кайда гына булсам да башкара алам, моның өчен бик аз вакыт һәм көч таләп ителә. Соңгы тапкырында, нәрсә эшләдем – чит ил паспортына гариза бирдем”.
Шулай итеп, җәмәгатьчелек ясаган нәтиҗә: Интернет аркылы коммуналь хезмәтләргә түләү сезнең вакытны күп сарыф итми. Сезгә чиратта басып торырга кирәкми. Акча күчерер өчен бары тик компьютер һәм Интернет кына кирәк.
Нет комментариев