Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Алар гомергә бергә...

Тәтештән Анна һәм Владимир Гавчевлар бергә яшәүләренең 50 еллыкларын билгеләп үтте.

(Тәтеш, 23 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, автор фотосы). Һәрбер мөнәсәбәтләрнең үз үзенчәлекләре бар, һәм нәкъ тә менә ике кешенең уннарча ел бергә гомер иткән тормышын барлау шуңа илтә. Яшьләр (алар ярты гасыр элек нинди булганнар) педагогия училищесы тулай торагында очрашалар, бу онытылмас көнне чыгарылыш кыз Анна дежур була.

“Без дуслар белән килдек, ә ул безне кертмәде, шундый кырыс иде”, – ди Владимир Викторович, хатынына карап елмаеп.  Шулай да үткен студент үҗәт егетнең күңеленә кереп кала, ул аны күрер өчен берничә тапкыр килә. Укулар тәмамлана, кыз өенә, Чистайга, кайтып китә, һәм яшь егет, озак уйлап тормыйча, аның артыннан китә һәм сөеклесен аларның бергә булырга тиешлегенә күндерә. Аннага туган йортына юл никадәрле кадерле булса да, ул егетнең кулын соравына ризалыгын белдерә һәм яшьләр Тәтештә гаилә корып җибәрәләр. Башта әти-әни­ләре янында яшиләр, аннары фатир алалар, яшь хуҗабикә үзенең яраткан ире һәм кызы өчен, гаилә учагын кайгыртып, җылылык белән тулыландыра.

Владимир Викторович үзенең озын хезмәт юлында электрик, райсобес инс­пекторы, райбашкарма комитетта инструктор, “Сельхозтехника” каршында эшләп килүче кислород станциясендә начальник, “Госстрах” агенты була. Һәм теләсә кайсы эшчәнлек төрендә аны пөхтәлек, тәртиплелек, җаваплылык үзгәрешсез аерып тора. Шушы ук холык сыйфатлары гомерен кечкенә тәтеш­леләрне тәрбияләүгә багышлаган аның хатынына да хас. “Кояшкай” балалар бакчасында ун елдан артык хезмәт куйдым, – дип сөйли Анна Александровна. – Яшь белгеч буларак килеп, зирәк остазлардан өйрәндем, алар турында һәрвакытта тирән хөрмәт белән искә алам”.

Районның мәгариф бүлеге җитәкчелеге сәләтле тәрбияченең мөмкинлекләрен бәяләп, аңа “Каенкай” балалар бакчасына мөдир булырга тәкъдим итә, анда өч бина була. Һәм Анна Александровна үзенә хас көч-куәте белән яңа хезмәткә алына, аны бик шәп итеп башкара. “Никадәрле урман сукмагы үтелгән, кул эшләнмәләре ясалган, ничаклы җыр һәм шигырьләр өйрәнелгән, – дип искә төшерә педагогия хезмәте ветераны. – Гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләнүемә сөенәм”.

Иңгә-иң куеп озын юл узылган, шатлыкта да, кайгы-борчуларда да – һәрвакытта бергә. Төрлесен кичерергә туры килгән, ләкин, Гавчевлар бернәрсәгә дә карамастан, бу елларны лаеклы һәм матур итеп яшәгән. Алар үзләренең мәхәббәт, наз, хөрмәт һәм йөрәк җылысын гомер кичкән бөтен еллары аша алып килгәннәр, ярату һәм тугрылыкның вакыттан көчлерәк икәнлеген раслаганнар. Озак еллар бергә гомер итүнең сере бер-береңә юл куюда, үзеңнең ярты җаныңа, аның фикеренә һәм теләкләренә кушылуда, дип саный Анна Александровна.
Бәхетле пар горурланырлык кыз Иннаны үстергән, ул үзенең вакыты тыгыз булуга карамастан, алар янына килергә һәрвакытта вакыт таба, ә аларның сәламәтлеген көн саен телефон аша кайгыртып тора. Оныклары Милена – булачак юрист – әбисе пешергән тәмле кабартма белән хуш исле чәй эчкәндә үзенең укудагы уңыш­лары, кызларда булган яшерен серләре хакында сөйлидер.

Актив Гавчевлар зур булмаган яшелчә бакчаларында бик теләп эшлиләр, андагы мул уңышны җыя­лар, аз сүзле Владимир Викторович өчен балык тоту иң яраткан шөгыльгә әйләнгән, Анна Александ­ровна үзенең дуслары белән социаль челтәрдә, ахирәтләре белән эскәмиядә аралаша, кышын скандинавия йөреше белән мавыга. “Тормыш кайнап тора”, – дип шаярталар алар. Әлеге пар кичләрен уңайлы кунак бүлмәсендә утырырга ярата: ире – китаплар укый, хатыны – бәйләү бәйли. Мондый минутларда якын кешеләр бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев