Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аларның яраткан шөгыле – ротангтан җиһазлар үрү

Тәтештән Ирина һәм Сергей Тойкиннарны күпләр белә, тик аларның ясалма ротангтан төрле әйберләр үрүләре кайбер шәһәрлеләр өчен ачыш булачак.

(Тәтеш, 18 июнь, "Тәтеш таннары"). Еш кына без янәшәбездә гадәти булмаган, ниндидер мавыгучан кешеләр яшәвен, көндәлек тормышта гадәти булмаган һөнәргә яки шөгыльгә урын табуларын белмибез.

– Ротангтан үрелгән җиһазларга мәхәббәт күптән “килеп чыкты”, ә аны тормышка ашыру – минем зур хыялым иде. Башта нидән башларга белмәдем, һәм 3 ел элек җиһаз үрү буенча укыту курслары турында белеп алдым. Озак уйламадым. Иремне  укырга күндердем, кешеләрдән акча алып тордым, бөтен кирәкле материаллар һәм эш кораллары сатып алдым. Барысы да шулай башланды! Миңа бу һөнәр шулкадәр ошый, бу кыен дип әйтә дә алмыйм. Дөрес, куллар көн азагында авырта. Җиһазлар (кәнәфи, диваннар, өстәлләр) сыйфатлы булырга тиеш, чөнки аны ешрак урамда кулланалар. Шуңа да ашыгып эшләмибез. Бер кәнәфигә, мәсәлән, бер атнадан артык вакыт китәргә мөмкин. Ешрак үзем генә үрәм, әмма Сергей бөтен эш барышын контрольдә тота. Ул безнең башлыгыбыз. Үрүдән тыш, иске җиһазларны да буярга яратам. Шулай ук мавыктыргыч шөгыль, – дип сөйли Ирина.


Сигез яшьлек Александра әти-әнисенең мавыгуын тулысынча уртак­лаша һәм хәтта аларга ярдәм итә: утыргычлар өчен мендәрләргә синтетик мамык тутыра.
Җиһазларга ротангны махсус производстводан сатып алалар һәм һәр эшләнмәгә күңел җылысы салалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев