Бакырчы почта элемтәсе бүлегендә өч хезмәткәр эшли.
(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары"). Яңа технологияләр гасырында да хат ташучылар кешеләр белән элемтәне тоташтыруны һәм аларга яңа мәгълүматлар илтеп җиткерүне дәвам итә.
Әлеге һөнәр иң киң танылган булмаса да, районыбыздагы авыл кешеләре аның никадәрле әһәмиятле икәнлеген бик нык аңлый.
Бакырчы почта элемтәсе бүлегендә өч хезмәткәр эшли. Почта бүлеге начальнигы Светлана Вәлиева бу тармакта чирек гасырга якын диярлек, ул электр элемтәсе техникумын юкка гына тәмамламаган. “Үзем мин Бидәңгедән, Бакырчыга килен булып килдем, башта колхозда эшләдем, аннары белгечлегем буенча эш таптым, – дип сөйли Светлана Илдус кызы. – Үземне башка һөнәрдә инде күз алдына да китерә алмыйм”. Нина Ибраһимованың стажы – ун елга якын, ул Бакырчы кешеләренең бер өлешенә, шулай ук 4 чакрым юл үтәргә кирәкле Үтәмеш халкына хезмәт күрсәтә. “Гәҗит хакында әйткәндә, нигездә “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” таратам”, – ди ул. Хат ташучы иренең корреспонденцияләр илтеп җиткерүдә ярдәм итүен әйтә. Чагылдымлылар Марина Симакованы сөенеп каршылый. “Ул күптән түгел генә эшли башласа да, хезмәтен яхшы башкара, кешеләр белән аралаша белә”, – дип тасвирлый аны Светлана Вәлиева. “Авыл кешеләре район гәҗитен яратып укыйлар, бик теләп яздыралар”, – дип тә өсти.
Пролей-Каша почта элемтәсе бүлеге – район гәҗитен яздыру буенча һәрдаим алдынгылыкта. Начальник Евгения Мигушкина моңарда аңа авыл кешеләре ярдәм итә, дип билгеләп үтә. Ул Николай Волков, Михаил Кузин, Мария Акимова, Надежда Старостина, Александра Полянина, богдашкинолылар Ольга Сорокина, Ирина Краснова озак еллар дәвамында безнең тугры абунәчеләребез булып торуын, шулай ук бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр дә җирле матбугатны хөрмәтләвен белдерә. Евгения Владимировна Богдашкинода 3 ел хезмәт куючы хезмәттәше Наталья Тайманова хакында хөрмәт белән сөйли. Югыйсә ерак түгел дә сыман, шулай да Пролей-Кашага кадәр кызын әтисе йөртә, чөнки аның сумкасы якташлары өчен беренчел кирәкле товарлар белән тулы була. Авыл хатын-кызы барысын да белә, өлкәннәр белән аралашырга да һичшиксез вакыт таба, аның килүе алар өчен – шатлык.
Зур Әтрәч почта элемтәсе бүлеге начальнигы Зөһрә Мөхәмәтуллина үзләренең бүлекчәләрендә хат ташучы Гөлүсә Закированың күптән түгел генә эшли башлавын әйтте, ул әле яңа кеше булса да, эшкә бөтен җаваплылык һәм тырышлык белән алынган. Һәм нәтиҗәсе дә үзен озак көттермәгән – агымдагы елның беренче ярты еллыгына район гәҗитен яздыру планын үтәделәр. Хәзер хат ташучы югары сызыкны югалтмаска омтыла, кешеләр район гәҗитен яздырмый калмасыннар өчен, һәр йортка, һәр учреждениегә керә. “Яшь булса да тырыш, тәкъдим итә, күндерә, һәркайсы белән уртак тел таба белә, – дип мактый хезмәттәшен җитәкче. – Зур һәм Кече Әтрәчкә хезмәт күрсәтә, барысына да өлгерә”.
Без авылларда яшәүчеләр, “Тәтеш таңнары” (Авангард”) гәҗитен яздыручылар белән аралашып, алардан һәрбер тапкырында да авылларда хат ташучыдан башка бернишләп тә булмавын ишетәбез, һәм әлеге сүзләр белән тулысынча килешәбез.
Нет комментариев