Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Авыл халкының тормышы кызыклы булсын өчен

“Авылның мәдәният йорты директоры иҗади кеше булырга тиеш”, – дип саный Олы Шәмәктән Елена Савелькина.

(Тәтеш, 27 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова, автор фотосы).Ул авылның мәдәни тормышы белән 2014 елдан бирле, торак пунктта яңа мәдәният йорты ачылган вакыттан алып, җитәкчелек итә. Аңа кадәр авыл хуҗалыгы предприятие­сендә бухгалтер булып эшли. “Булдырасызмы, сезгә тулысынча квалификациягезнең яңартырга туры килдеме? Авыр булдымы?” – дип сорыйбыз без. “Эшем миңа ошый. Хәзер инде чараларга ничек әзерләнергә, ничек башларга кирәклеген беләм. Мин Кече Шәмәктә тудым, яшь чакта үзебездәге клубта җырладым. Шулай да күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк булды, моның өчен башка авыллардагы мәдәният йортларына бардым. Директор бары тик бәйрәмнәр генә түгел, шулай ук документларны да алып бара белергә, оешманың эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш”, – дип сөйли Елена Сергеевна. 

Олы Шәмәктә Яңа ел, Халыкара хатын-кызлар көне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ел саен чаралар үтә, ә күптән түгел әле тагын чуашларның Май чабу бәйрәмен дә билгеләп үтә башлаганнар. “Балалар үз халкының гореф-гадәтен белсен өчен бу мөһим”, – дип аңлата мәдәният хезмәткәре.

Авылның мәдәният йорты базасында тугыз берләшмә эшли, алар арасында “Тылсымлы куллар”, “Яңарыш”, “Яшь эколог” бар, ә “Караоке плюс” дәресләренә хәтта Кушкуйда яшәүче дә килә!

Елена Сергеевна мәдәният йорты белән генә түгел, шулай ук “Туслых” вокал коллективына да җитәкчелек итә, аларның репертуарында фольклор җырлар: үзенчәлекле һәм заманча итеп эшкәртелгәннәре дә бар. “Без күп фестивальләрдә һәм бәйгеләрдә катнаштык, бөтен республикада булдык. Коллективны оештыру башында Галина Воробьева тора, мин аның тарафыннан башланган эшне дәвам итәм. ТР муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ярдәмендә 2 коллектив өчен сәхнә киемнәре сатып алу насыйп булды”, – дип уртаклаша ул. Алмаш үсеп килә: “Каруселька” вокал-хореография берләшмәсендә кызлар беренче сыйныфтан ук ­шөгыльләнә.
Елена Сергеевнаның иҗади кеше буларак, яраткан шөгыльләре күп: чигә, бәйли, рәсем ясый. Ул һәр җирдә – авыл халкының тормышын кызыклы итәргә дә, туганнарын сөендерергә дә ­өлгерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев