Авыл тырыш кешеләр белән нык
Кешеләр

Авыл тырыш кешеләр белән нык

Жуководан Вәлия һәм Назыйл Гобәйдуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте.

(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары», Лина Тихонова). Бу хакта безгә Жуково авылы мәдәният йорты директоры ­Наталья Борисова сөйләде.

– Аларның язмышы бик кызык­лы. Назыйл Мингалие­вич Кызыл Тархан авылында туган, ата-аналары колхозда эшләгәннәр, алар балаларын кече яшьтән үк өлкәннәрне хөрмәт итәргә, чын күңелдән эшләргә, үз Ватаныңны яратырга өйрәтеп үстергәннәр. Назыйл армиядән соң, ул анда повар булган, туган авылына кайткан.

Вәлия Шакировна – тумышы белән Алабуга районыннан. Ул олы бала булганлыктан, аның мәшәкатьләре шактый булган: биш сеңелесен кайгырткан, йорт эшләрендә ата-анасына булышкан. Алабуга мәдәни-агарту училищесының китапханә бү­леген тәмамлап, яшь белгеч Олы Тарханда эшләгән. 
Ничектер бервакытны Назыйл шушы авылдагы туганнарына кунакка килгән, аңа: “Безнең китапханәгә кереп чык әле, анда кызыклы китап бар”, – дип киңәш иткәннәр. Назыйл китапханә бусагасын атлап кергәч, чибәр тыйнак кызны күреп алган һәм шул мизгелдә үк, менә ул – минем булачак хатыным, дип уйлап куйган. Аның хисләре ике яктан да бертигез дәрәҗәдә булып чыккан, һәм Гобәйдуллиннар 1971 елның февралендә туй уздырганнар.

Ул вакытта яшьләр шәһәргә китәргә ашкынганнар, һәм алар Тольяттига күченеп киткәннәр. Ире заводта эшли башлаган, ә хатыны, ике кызлары тугач, балалар бакчасында хезмәт куйган. Алар ничек яхшы гына яшәсәләр дә, авыл кешеләре шәһәрнең ыгы-зыгылы тормышына һич кенә дә күнегеп китә алмаганнар, шуңа күрә гаилә башлыгының кече ватанына кайтырга булганнар. Жуковода алар өчен яңа торак һәм күңелләренә хуш килгән эш табылган. Назыйл Мингалиевич шулай итеп пенсиягә кадәр терлекчелектә эшләгән, аеруча да атларны яратып караган. Вәлия Шакировна үз вазифасын аш-су эшендә тапкан, колхоз ашханәсендә эшләгән, аның хакында әлегә кадәр хөрмәт белән искә алып сөйлиләр. Хәзер дә, аларның кунакчыл йортларына килгәч, Вәлия Шакировнаның аш-су бүлмәсендә мәш килүен күрәсең, ул һәрвакытта ниндидер тәмле ризык белән сыйлап җибәрә. Назыйл Мингалиевич йорт тирә­сендәге тәртипне карап тора. Хезмәт сөю­чән гаиләнең яшелчә бакчасы – аерым бер тема.

Ир белән хатын итагатьле балалар үстерделәр, кечесе әнисе сукмагыннан китте, шулай ук повар булып эшли, әби белән бабай онык­ларына сөенеп яши. Авыл алар кебек гаиләләр белән нык та инде, яшьләргә озак еллар иңгә-иң куеп гомер кичергән Гобәйдуллиннардан үрнәк алырга кирәк, – ди Наталья Борисова.     
 


Нет комментариев