“Минем беренче укытучым Надежда Григорьевна Афанасьева укучылар өчен һәрчак үрнәк булды, шуңа күрә мин балачактан ук мөгаллимә булырга хыялландым”, – ди Олы Шәмәк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Лариса Лашманова.
(Тәтеш, 4 октябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы) ). Лариса Александровна мәктәпне тәмамлагач, башта – урта һөнәри белем, аннары югары педагогия белеме ала. Бүгенге көндә ул авыл мәктәбендә педагог-оештыручы һәм китапханәче булып эшли, сайлаган һөнәренә карата үкенү хисләре һич кенә дә булмый.
Биш ел элек аңа сыйныф җитәкчесе булуны ышанып тапшыралар, һәм, әйтергә кирәк, укытучы үзенең вазифасын бик оста башкара. “Быел унбер укучымның бишесе авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде. Аерылышуы бик авыр булды, чөнки аларга якыннарымдай ияләшкән идем”, – дип уртаклаша педагог.
Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул Лаптевка авылы мәктәбендә укытудан башлый, ул чакта аңа уку йорты директоры Александра Горбунова зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтә. Олы Шәмәк урта мәктәбендәге хезмәттәшләреннән дә уңган. Шунысы гаҗәп, аңа тормыш юлында һәрвакытта яхшы кешеләр генә очрап торган. “Минем дусларым күп, мин көн саен хезмәттәшләрнең хөрмәтен һәм ихтирамын тоям”, – ди ул.
Лариса Александровна – мавыгучан кеше, мөмкин булган барлык бәйгеләрдә даими катнаша. Аны шәхси уңышлары да, балаларның җиңүләре дә сөендерә: барлык казанышлардагы юллар да аңа барып тоташа. Мисалга, 2014 елда ул “Иң яхшы педагог-китапханәче” бәйгесенең муниципаль этабында өченче урынны яулый, ә аның бүләкләр тартмачыгында район башлыгының Мактау грамотасы бар.
Хәзерге балалар китап укымый дигән көндәлек фикергә каршы килеп, мәктәп китапханәсендә матур әдәбият өчен чират тезелгән очраклар да була икән. Монда, әлбәттә, Лариса Александровнаның да хезмәт өлеше бар: ул балаларны кызыксындыра белә.
Педагог мәктәп кысаларында экстремизм һәм террорны профилактикалау буенча актив эш алып бара, уку йортында наркотикларга каршы “СМС-Балалар” республика проектын тормышка ашыра, өстәмә белем бирү үзәге һәм башка мәктәпләрдәге укытучылар белән актив хезмәттәшлектә тора.
Аның өчен иң мөһим бүләк – балаларның ихлас рәхмәте. Лариса Александровна аларда тирә-юньдәгеләргә карата игелекле һәм ярдәмчел мөнәсәбәт, гаделлек хисләре тәрбияләргә тырыша һәм тормышны яратуын яшерми.
Нет комментариев