“Бернинди сере дә юк. Бары тик яшим генә”...

Фекла Андреевна Мокеева 17 сентябрьдә йөз яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
(Тәтеш, 19 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Юлия КАЛИНИНА, автор фотосы). Ул 1918 елда күп балалы гаиләдә туа, аңардан тыш әле ике апасы һәм абыйсы була. Хәзер Фекла Андреевна туганы Нина Ржинова белән яши.
“Элек үзе хакында күп сөйләде, әмма хәзер хәтере сыната. Сугыш вакытларында ничек итеп агач ташулары, суыкларда Урюмга кадәр берничә рейс ясаулары, окоп казулары турында сөйли иде”, – дип уртаклаша Нина Владимировна. Һәм Фекла Андреевнаның хезмәт кенәгәсен күрсәтә, анда беренче тамга 1951 ел белән даталанган, ә “Эшкә кабул итү турындагы мәгълүмат” баганасында түбәндәгеләр теркәлгән: “Магнитогорск-Коксохиммонтаж СМУ. Өченче разрядлы эшче буларак кабул ителгән”. Ул вакытларда кыз, Иоковоның күп кенә яшьләре кебек, торф чыгаруда хезмәт куя. 60нчы еллар башында районга кайта һәм Тәтештәге сигезьеллык мәктәпкә техник хезмәткәр булып урнаша. Аннары 2нче санлы балалар бакчасында, бу вакытта ул хәзерге халыкны социаль яклау бүлеге бинасында урнашкан була, сабыйлар караучы булып эшли. Шунда ук яши дә, мәктәп каршындагы учреждениедә, кечерәк бер бүлмәдә. Ул мич белән ягылган, уникешәр мич ягарга туры килгән, өстәвенә иртәсен дә, кичен дә. Берсен кабызып җибәргән арада, икенчесе инде янып беткән. Бу елларда балалар бакчасы янындагы абзарларда әле тагын дуңгызлар да асраганнар, аларны карау мәшәкате шулай ук Фекла Андреевна вазифасына кергән. 1973 елда лаеклы ялга чыккан. Нина Владимировна әйтүенчә, озын гомерле әбекәй дару эчми, беркайчан да телевизор карамаган, соңгы вакытка кадәр даими рәвештә күнегүләр белән шөгыльләнгән һәм төгәл вакыт буенча туклана икән. Җиренә җиткерүчәнлек һәрвакытта диярлек юбилярның аерылып торган сыйфаты булган. Фекла Андреевна озак яшәүнең сере хакында сорагач, елмаеп, болай дип җавап бирә: “Сере юк. Бары тик яшим генә”.
Тәтешлене юбилее белән район башлыгы Рәмис Сафиуллов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев, районның ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова тәбрикләде. Рәмис Хатыйп улы тыл эшчәненә РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләмәләрен, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 13:46Склад мөдире дә, агроном да Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.6800
-
17 август 2022 - 11:44Аның өчен ел әйләнәсе эш бар Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.7900
-
17 август 2022 - 10:15Эшләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.7300
-
17 август 2022 - 08:08Комбайнчылар бүләкләр алдылар Хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгылары район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.9300
-
17 август 2022 - 07:07Тәтешле ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп.10400
-
16 август 2022 - 13:27Урам бәйрәме бик күңелле узган “Авангард” газетасының 2000 елгы төпләмәсен караганда, 9 августта узган Советлар Союзы Герое Николай Петрович Иванов исемендәге массакүләм бәйрәм турындагы мәгълүматка игътибар иттем.16800
-
16 август 2022 - 12:51«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Тәтеш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе дәвам итә.16901
-
16 август 2022 - 10:46Алабирде авылында кече сержант Щетников Юрий Александрович белән хушлашу мәрасиме уза 2022 елның 7 июлендә Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган кече сержант Щетников Юрий Александрович.19100
-
16 август 2022 - 08:50Республикада бурсыкка ау сезоны ачыла Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.14900
-
15 август 2022 - 21:41Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә якташыбыз һәлак булган Кече сержант Щетников Юрий Александрович белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 16 августта, сәгать 9да Алабирде авылында Дан обелискы янында була.23500
-
15 август 2022 - 13:40Яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы (Тәтеш, 15 август, “Тәтеш таңнары”).25900
-
15 август 2022 - 12:06Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында "Тормыш буенча Җыр белән" дип исемләнгән концерт булды Концерт Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.24400
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.10300
-
2 август 2022 - 23:21Тәтеш. Һава десанты гаскәрләре көне.
-
17 август 2022 - 05:47Ул чын Ватан сакчысы булганАлабирде авылында Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган кече сержант Юрий Щетников белән хушлашу мәрасиме узды.11100
-
21 июль 2022 - 13:39"Каенкай" балалар бакчасында җәйге чорда суда куркынычсызлык буенча чаралар үткәрелә Суда куркынычсыз тәртип-тормышның төп аспектларының берсе, аның белән педагоглар балаларын таныштырырга тиеш.76300
-
20 июль 2022 - 15:37Тәтеш муниципаль районына эш визиты белән Тимур СӨЛӘЙМАНОВ килде Тимур Җәүдәт улы яшьләр сәясәте учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты һәм "Чайка"балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.71700
-
22 июль 2022 - 05:27Баланы дару белән тәэмин итәргә тиешләр (Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).71300
-
5 август 2022 - 12:05Шәһәребез чиста булсын өчен Олена Мөхәммәтшина белән Марина Лизунова – үзенә бер төрле “күзгә күренми торган фронт хезмәткәрләре”: шәһәр урамнары аларның тырышып эшләве ярдәмендә чиста, ә паркта аллы-гөлле матур бакра чәчәкләре үсә.68700
-
28 июль 2022 - 12:02“Без һәрчак шулай бердәм” Түбән Тархан авылында мәчетне юып, аның тирә-ягын тәртипкә китергәннәр.66101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика