Әби-бабаларының туган ягында бәхетле
Кешеләр

Әби-бабаларының туган ягында бәхетле

Килдештәге Левштановлар динас­тиясенең дәвамчылары туган җирләрендә чын күңелдән хезмәт куя.

(Тәтеш, 5 февраль, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова (автор фотосы)). Нәселдәге өлкән буын Валентина Ивановна кайчандыр авыл хуҗалыгы производствосы алдынгысы булган мәрхүм ире Александрның хезмәт осталыгы нәсел дәвамчыларына күчүеннән канәгать. Зур гаиләнең башлыгы үзе дә хезмәттәшләре өчен үрнәк булган. 

“Җидееллыктан соң колхозга чүмәлә салучы булып эшкә чыктым, аннары – фермада сыер савучы, – дип сөйли әбекәй. – Кул белән сава идек. Ә хәзер фермада барысы да заманчалаштырылган,  юллар яхшы, эшлә дә эшлә генә”. 

Ул өч баласының әти-әнисенә булдыра алганча ярдәм итүе хакында  уртаклашты. Олы кызы Лида аңа сыерлар саварга булышыр өчен, әнисе янына фермага килеп йөргән, Юрий белән Владимирны әтиләре эшли торган техника җәлеп иткән. Кырда барысы бергәләп чөгендер эшкәрткәннәр. Йорт хуҗалыгындагы ике сыер һәм башка мал-туар шулай ук кайгыртучанлык таләп иткән. Күп балалы ана шулай да барлык балаларының да яхшы укуларын, һәр җирдә өлгерүләрен билгеләп үтә. “Лидия бухгалтерлыкка укыды, хәзер “Авангард” хуҗалыгында баш бухгалтер, Юрий – агроном, ә Володя баштан ук колхозда эшләргә хәл итте, – ди әңгәмәдәшебез. – Хәзер барысының да яраткан эше, үз гаиләсе булуына сөенәм, минем алты оныгым һәм дүрт оныкчыгым бар”.
Сиксәнне узган әбекәй якыннарының яратуын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яши, кече улының туган нигезендә калуыннан, өйләнеп, хатыны Татьянаны да бирегә алып кайтуыннан канәгать. Валентина Ивановна улының тырыш хезмәт өчен бирелгән бүләкләрен – районның Мактау грамоталарын, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты, ТР Министр­лар Кабинеты Рәхмәт хатын горурлык белән күрсәтә.
Оныгы Анатолий да бабасы һәм әтисе сукмагыннан киткән – авыл хуҗалыгы техникумында укып чыгып, җирле “Авангард” хуҗалыгында механизатор булып эшли, ул Левштановларның данлы игенчеләр исемен намус белән йөртә. 

“Байбичә кебек яшим, бөтен нәрсә дә бар, – ди елмаеп Валентина Ивановна. – Ә кайчагында сәламәтлек сыната, зарланырлык түгел. Иң мөһиме – аралашыр кеше бар, мин үземнең якыннарыма кирәк”. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары аңа ихлас ярату һәм ата-ана назы биргәне өчен рәхмәтле, моңардан да кадерле берни дә була алмый.


Нет комментариев