Башчыдан Эльмира Латыйпова – күп балалы ана һәм алдынгы терлекче.
(Тәтеш, 15 март, "Тәтеш таңнары", Галина ТАҖЕТДИНОВА).
Авыл кызы алдына мәктәптән соң кайда барырга дигән сорау килеп тумый – эшләргә керешә. “Башта бозаулату бүлегендә эшләдем, хәзер инде озак еллардан бирле “Р. Г. Сафиуллова” КФХда сыерлар савам”, – дип сөйли Эльмира Сәлим кызы.
Узган елда аның төркемендә бер сыерга продуктлылык 7791 килограмм сөт тәшкил иткән. Хәзерге вакытта аның кул астында 52 мал исәпләнә, алар бер тәүлеккә 1300 килограммга якын сыйфатлы продукция бирә. Ул хезмәт шартларыннан, коллективтан канәгать, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге турында хөрмәт белән сөйли. Ире Рәмис шулай ук фермада хезмәт куя. Алар инде 15 ел бергә яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр: Ринас, Илназ мәктәптә укыйлар, Данис өч яшендә. “Барысы да ир малайлар. Булачак Ватанны саклаучылар”, – ди горурланып күп балалы ана. Ул әлеге елларда бергә яшәгән каенанасы Кәйсүмгә карата ихтирам сүзләрен белдерә: “Йорт хуҗалыгында булыша, балалар аның күзәтчелеге астында, иремне шундый яхшы кеше итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт”. Әти-әниләр балалары бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын дип тырыша: хуҗалыкларында мал-туар асрыйлар, җәен үрдәкләр, казлар сатып алалар. Кичләрен әниләре дәресләрен тикшерә, укучыларының уңышларына сөенә. “Олы Тархан мәктәбенә йөриләр, – ди ул. – Аларга анда ошый, укытучылар киң күңелле диләр, дуслары күп”. Ялларда Латыйповлар өендә “тәмле куллы” хуҗабикә Эльмираның иттән, бәрәңгедән пешергән камыр ризыкларының хуш исе аңкып тора. Сыйланганда мактыйлар, гаилә учагы хуҗабикәсе болай дип искә төшерә: “Бәрәңге утыртканда һәм җыеп алганда барысы да ярдәм иткәнлектән, ул аеруча да тәмле”. Эльмира Сәлим кызы үзенең тормышы хакында сөйләп: “Бар да гадәттәгечә: гаилә, йорт, эш” – һәм боларга өстәп: “Минем бәхетем шуларда”, – ди.
Нет комментариев