Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Чербаевларның гаилә фермасы

Тәтештән ирле-хатынлы Чербаевлар ун ел элек ферма төзергә – авыл хуҗалыгы кошларын бастырып чыгару белән шөгыльләнергә булган.

(Тәтеш, 2 апрель, «Тәтеш таңнары», Елена Викторова, автор фотосы). Гаилә бизнесы бүгенге көндә шактый керем китерә, әмма элеккечә үк күп эшләргә туры килә.

Яткан таш астыннан су акмый, диләр халыкта – Надежда һәм Михаил Чербаевлар моны бик яхшы белә, теләсә нинди эшне беренче башлап җибәргәндә һәрвакытта да җиңелләрдән түгел. Ир белән хатын бизнесны икәүләп башлап җибәрә, ә хәзер олы кызлары Лидия дә алыштыргысыз ярдәмче – икътисади мәсьәләләрне хәл итә.

Чербаевлар 2009 елда авыл хуҗалыгы кошларын инкубаторда бастырып чыгару белән шөгыльләнергә дигән карарны бергәләп кабул итә. Башта инкубаторлар сатып алалар. “Хәзер генә ул без барлык җитештерүчеләрне беләбез, ә беренче вакытта хәтта йомырканы да кайдан сатып алырга икәнлеген белмәдек”, – ди Надежда Васильевна. Барысын да ташлыйсы килгән чаклары булуын яшермиләр, ләкин, артка борылып карагач, вакытлыча килеп чыккан төшенкелеккә бирелмичә, дөрес юлдан баруларын аңлыйлар. 

Бүген андый проблема юк – хуҗалыкта биш мең башка исәпләнгән үзләренең казлар көтүлеге бар. Ә йөздән башлаган булганнар! Чербаевлар бройлерлар да, үрдәкләр дә, күркәләр дә бастырып чыгара, шулай да нәкъ тә менә каз бәпкәләре бас­тырып чыгару  иң отышлысы дип саныйлар: әлеге кошлар ­Татарстанда барыннан да бигрәк кирәкле. Сату белән проб­лемалар юк, Казахстаннан һәм Россия төбәкләреннән дә сатып алучылар килә икән.

Чербаевлар дүрт ел элек шәһәр читендәге ярым җимерек хәлдәге авыл хуҗалыгы корылмасын сатып алганнар, аны яңартып төзекләндергәннәр. Бер бина яшь кошлар өчен хисапланган, икесендә ана һәм ата кошлар көтүлеге урнаштырылган, өченчесе – хуҗалык өчен. Шушы араларда авыл хуҗалыгы кошларын үстерү буенча заманча цех эшләп китәчәк, анда кирәкле югары технологияле җайланма урнаштырылган. 

“Федераль һәм республика прог­раммаларында бик теләп катнашабыз, һәм барысына да шулай эшләргә киңәш итәбез. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов безгә зур ярдәм күрсәтә”, – дип билгеләп үтә Михаил Владиславович. – Хуҗалыкта алты кеше эшкә урнаштырылды, киләчәктә хезмәткәрләр штатын арттыру ниятләнә”.

Гаилә фермасының эшчәнлеге ел фасылына карап башкарыла – хуҗалыкта кошлар бастырып чыгару белән яздан көз аена кадәр шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күпчелеге кебек, Чербаевлар өчен дә кызу вакытлар ­якынлаша. 
Быел биш мең күләмендәге каз бәпкәләренең  беренче чыгуы апрель башына билгеләнгән. 
Эш сөючән хуҗаларның планында – кош итен эшкәртү буенча производство ачу. Аларның бу һичшиксез уңышлы булачагына бернинди дә шик юк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев