Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Чын Күңелдән өйрәтергә кирәк

Тәтешле Светлана Васина башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайлап, үзенең гомерен шуңа багышлаган һәм быел лаеклы ялга чыккан.

(Тәтеш, 9 декабрь, "Тәтеш таңнары, Галина Таҗетдинова (автор фотосы) )
Укытучы булу аңа язмыш тарафыннан язылган булган, чөнки Светлана Анатольевна – данлыклы Верия­ловлар династиясеннән. “Әнием филолог иде, әти – биолог, шулай булгач укырга һәм тирә-як дөньяны танып белергә балачактан ук яраттым”, – ди елмаеп 36 ел эш стажы булган укытучы.
Яшь укытучы Тәтеш педагогия училищесында укыганнан соң Тоншерма мәктәбендә эшли, аннары шәһәрдәге 2нче мәктәпкә күчә. Светлана Анатоль­евна читтән торып педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, үзенең сабыйларына тугры кала, башлангыч мәктәп укучыларын шулай дип яратып әйтә.

“Дистә ел эчендә күп нәрсәләр үзгәрде, – ди ул. – Уку программалары  катлауланды, бу укытучылардан да, укучылардан да зур хезмәт таләп итә. Әмма шул ук вакытта ярдәмгә яңа белем технологияләре килә, балалар барыннан да биг­рәк әзерлекле, эшләве кызыклырак була башлый”.

Светлана Анатольевна укуны һәм тәрбия эшләрен оештыруның заманча традицион, стандарт булмаган төрләрен камил белә. Мәктәп администрациясендә хәбәр иткәнчә, тәҗрибәле педагогның сыйныфларында белем сыйфаты 100 процент өлгереш белән югары. Светлана Анатольевнаның шәкертләре мәктәптә үткәрелә торган барлык чараларда, бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә актив катнаша, шулай ук алар шәһәр, район, республика дәрәҗәсендә дә уңыш яулаганнар, күп сандагы Рәхмәт хатлары, грамоталар, дипломнар моның ачык дәлиле.

Светлана Анатольевна – тәрбия барышын оештыруның “Кеше тәрбияләү” Бөтенроссия бәйгесе кысаларында “Елның сыйныф укытучысы-2015” республика бәйгесенең муниципаль этап җиңүчесе, зона этабында катнашучы, башлангыч сыйныфлар укытучыларының мәктәптәге методик берләшмә җитәкчесе. Аның күп сандагы бүләкләренә августта ТРның “Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе дә өстәлгән.

“Теоретик белем, методик осталык һәм профессиональлек, таләпчәнлек һәм бала шәхесенә ихтирамлы мөнәсәбәт, ата-­аналар берләшмәсе белән тыгыз хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуы – Светлана ­Анатольевнаның аерылып торган сыйфатлары”, – ди мәктәп директоры ­Фиргать Гаффаров элекке ­хезмәттәше турында. 

“Мәктәп бусагасын атлап кергәч, башка дөньяга эләгәсең, аны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый, калганнары барысы да мөһим түгел, – дип раслый мөгаллимә. – Ниндидер яңалыкны балаларга өйрәтү, аларның белем дөньясын киңәйтү һәм игътибарлы карашны күрү үзе бер шатлык. Мәктәп укучылары яхшы белем алсын өчен, аларны кызыксындырырга һәм моны бик теләп эшләргә кирәк. Аларга үз алдыгызга максат куярга һәм аларны үтәргә кирәк дип әйтәм”. 

Светлана Анатольевнаның эшеннән ямансуларга вакыты калмый: өй белән шөгыльләнә. Хәзер инде аның кунакка еш кайтучы оныклары белән шөгыльләнер өчен,  укыр­га да, математикадан биремнәр чишәргә дә, футбол тубы артыннан йөгерергә дә вакыты күп булачак. “Тормышта кызыклы һәм белмәгән шундый әйберләр бик күп, барысы да алда әле”, – дип киләчәккә рух күтәренкелегендә карый хөрмәтле Укытучы.
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев