Районның клуб системасында фикердәшләрнең бердәм коллективы хезмәт куя.
(Тәтеш, 21 декабрь, "Тәтеш таңнары", Динә Мансурова (автор фотосы)).
Биредә үзенчәлекле, мәдәнияткә хезмәт итүдә үз-үзләрен аямый торган һәм эчкерсез кешеләр эшли. Учреждениенең техник һәм икътисади сәясәте буенча белгеч – контракт идарәчесе Марсель Тараканов көч, фидакарьлек, түземлек һәм сабырлык таләп итә торган хезмәтне башкара. Марсель Владимирович үзе әйтүенчә, ул килешүләр тутыру, исәп сәясәте, сатып алулар, чыгым сметалары, кирәкле мәгълүматларны бирү һәм башка шактый гына эшләр белән мәшгуль. Декабрьдә төрледән-төрле исәп-хисап аеруча да күп икән, һәм бу гаҗәп тә түгел – ел азагы якыная.
Тәтештәге 1нче урта мәктәп чыгарылышы югары уку йортына укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, юрист дипломы белән башкалада үз бәхетен табарга омтылып карый, әмма шулай да кече ватанына кайтырга була. Тәтештә район мәдәният йортына программист булып эшкә урнаша, аннары финанс-бюджет палатасының махсуслаштырылган бухгалтериясендә хезмәт куя. “Мәктәптә әдәбият, тарих, җәмгыять белемен яраттым, ә институттан соң төгәл фәннәргә тартылдым”, – дип сөйли үзе хакында Марсель Владимирович. Юкка гына язмыш тәгәрмәче тәгәри дип әйтмиләр шул, аның тормышында да шулай килеп чыга – кабат район мәдәният йортына кайта. “Биредә коллектив та яхшы, эшем дә күңелгә хуш килә, ул миңа кызыклы, – ди әңгәмәдәшем. – Ә чаралар үткәргән вакытта һәрвакытта аларда катнашырга тырышам, хәтта артистка әвереләм”.
“Бик җаваплы кеше. Ул зиһенле белгеч, – дип тасвирлый Марсель Таракановны район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин. – Элек кайда гына эшләсә дә, һәр җирдә аның хакында бары мактап кына сөйлиләр. Кануннарны камил белә. Аңа хәтта киңәш сорап башка оешмалардан да мөрәҗәгать итәләр, документлар белән эшләүдә ярдәм итүен үтенәләр”.
Максатчан, үҗәт һәм хезмәтеңне сыйфатлы башкару теләге белән эшләгән очракта гына кирәкле һәм уңышка ирешүчән хезмәткәр була аласың. Яшь белгеч тә үзе өчен хезмәтенең нәтиҗәсен күрү, йөкләнгән вазифасын тиз арада үтәү иң әһәмиятлесе, дип саный.
Нет комментариев