Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Эшләве кызыклырак була башлады

“Китапларны көндәлек техник эшкәртүдән дә кызык­лырак нәрсә була алсын?” – диярләр безнең укучылар. Әмма ­Надежда Резюкова үзенең эшчәнлеге мавыктыргыч һәм төрлечә икәнлегенә ышана.

(Тәтеш, 21 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова  (автор фотосы)). 
Надежда Владимировна үзәк китапханәнең комплектлау бүлегендә кырык елга якын хезмәт куя. Эше аңа беренче көннәрдән үк ошады ди, әгәр инде авырлыклар килеп чыкканда, янәшәсендә төрле вакытларда тәҗрибәле остазлар – Клавдия Пронина, Римма Родионова, Людмила Халитова, Марина Качалина булган. 

Өч хатын-кыздан торган коллективның хез­мәте чит-ят карашлардан яшеренгән. Күренмәс фронт көрәшчеләре дип шаяртып атыйлар үзлә­рен бүлек хезмәткәрләре, һәм штамп куяр, төпсәләр ябыштырыр, китап яки журналны классификацияләү, аларга электрон каталогта тулырак тасвирлама кертү өчен яңа басмаларны һәр көнне кулларына алалар. Һөнәри телдә әйткәндә, районыбыздагы һәрбер китапханәнең китап фондын булдыралар. “Безнең бүлек заманча технология­ләрне кертүчеләрдән беренче булды. Тиз өйрәндек. Безгә хәтта күрше районнардагы китапханәчеләр дә тәҗрибә алырга килә. Эшебез күп, һәм ул элеккегә карый, күпкә кызыклырак була башлады: китаплар кабул итәбез һәм исәптән чыгарабыз, бөтен фондны электрон төргә күчерәбез, авыл китапханәчеләрен өйрәтәбез һәм контрольдә тотабыз”, – ди Надежда Владимировна. Әле тагын Тәтеш районында яшәүчеләрнең өстенлекләрен исәпкә алып, яңа басмалар да сатып алалар. Шулай булгач китапларның һәм журналларның укучыга җиткәнчегә кадәрге озын юлының бер өлеше аларның җиңел кулларыннан башлана. 

Надежда Резюкова һәм аның ике хезмәттәше бергәләп утыз елдан күбрәк эшли. Әлеге вакыт эчендә аларның мөнәсәбәтләре туганнарча диярлек булып беткән. “Ул – киң күңелле кеше, итәгатьле. Киңәш һәм эш белән дә ярдәм итә”, – дип тасвирлый аны Екатерина Чугунова. Китапханәче җитәкченең дә яхшылары исәбендә. “Җаваплы, үз эшенең остасы”, – дип билгеләп үтә Тәтештәге җирлекара китап­ханә директоры ­Марина Трофимова.  

Надежда Владимировнага быел алтмыш яшь тула. Алар ире белән бергә Спас районыннан Тәтешкә күченеп килүләре әле күптән түгел генә кебек тоела. Менә инде кызлары үсеп буй җиткән, кияүгә чыкканнар, оныклары туган. Ул эштән бушаган вакытларының күпчелек өлешен алар белән үткәрә, җәен чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Эштән бушаган минутларында китаплар укый, чөнки кәгазь битләренең кыштырдавы һәм әдәби геройлар дөньясына чуму күңелгә ләззәт өсти.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев