Их, гөлләре-гөлкәйләре
Кешеләр

Их, гөлләре-гөлкәйләре

Төрле кул эшләнмәләрен күргәч, аларга кайсыбыз гына таң калмый икән?!

 (Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина (автор фотосы)).  Түбән Тархан авылына баргач, клуб залына бизәлгән күргәзмәдәге чигүле картиналар, төрле бизәкләр төшереп бәйләнгән башмак­ларны, чүлмәкләрдәге аллы-гөлле чәчәкләрне таң калып караган идек. Ул чакта безгә боларның барысының да хуҗабикәсе Талия Гыймадиева икәнлеген әйттеләр. 

“Талия апа бик тә уңган хатын-кыз. Ризыкларны телең йотарлык итеп пешерә, чигә, бәйли, бакчасында әллә нинди төрдәге декоратив агачлар, чәчәкләр, ә инде өендә ике йөздән артык үзенчәлекле гөлләр үстерә”, – диде Миңзифа Галиуллова.

Кулларыннан гөлләр тама, диләр андыйлар турында халыкта. Әлеге сүзләр нәкъ тә менә аңа туры килеп тора да инде. Сәйләннән ясаган картиналарда пар аккошлар, таҗлары тулышып аткан чәчәкләр серле караш белән төбәлгән... Ә башмакларның нинди генә төрләре юк дисәм, бер дә арттыру булмастыр, мөгаен. 
“Аларны барыбызга да күчтәнәч итеп өләшә, әле тагын бик юмарт та үзе. Талия апа күргәзмә бизәргә кирәк иде дигән гозер белән барсаң, берсен дә кызганмый, барысын да күтәртеп җибәрә. Җаныңа ни кирәк, бөтен әйбер бар аңарда”, – диләр мәдәният хезмәткәрләре Талия апаны мактап.

Әлеге оста куллы ханым тумышы белән Түбән Тарханнан. Ире Фәһим абый белән  кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. Балдан татлы оныклары аларга зур шатлык, юаныч өсти. Талия апа авыл кибетендә 8 ел – сатучы, аннары 27 ел фермада сыер савучы булып эшләгән. Әлеге шөгыле белән лаеклы ялга чыккач чынлап торып мавыга башлаган. 

“Кул эшләренең барысы да зур сабырлык, игътибар сорый. Ясаган эшләнмәләрем башкаларга ошый икән, ул чакларда үземне икеләтә бәхетле тоям. Кайчакларда күңелгә ятып бетмәгәннәрен үзгәртергә дә туры килә. Илһам чыганагы артканда тиз арада ясап та куям, – ди Талия апа шөгыленнән җан рәхәте алуын белдереп. – Гөлләр, чәчәкләрдә яшәү ямен тоям”. 

“Ял итәргә вакытыгыз каламы соң?” – дип сорыйм. Чөнки авыл җирендә бит әле йорттагы вак-төяк мәшәкатьләр, кош-корт үстерү кебек хезмәтләр дә җитәрлек. Җәен яшелчә, бәрәңге бакчасы да шактый вакытны ала. “Менә шушы мавыгуым миңа ял вакыты бүләк итә дә инде. Аларны эшләгәндә сәнгать, иҗат дөньясына чумам, бер мәлгә бар мәшәкатьләр онытылып юкка чыга”, – дип елмая Талия апа.

Авыл күрке булган әлеге ханымның эшләрен без дә хозурланып карадык. Алар искиткеч! Кызыксынып кү­зәткәндә бер төрле хисләр тоясың һәм инде күңел халәтен әйтеп бетергесез ләззәт бөтереп ала да, йөрәккә җылылык нурын сирпи. 


Нет комментариев