Тәтештәге үзәк район хастаханәсенең гомумтәҗрибә медицина шәфкать туташы Рамилә Салаватуллина үзенең һөнәрен мөһим һәм кирәкле, дип саный.
(Тәтеш, 25 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Шәфкать туташы күпчелек табиблар билгеләгән эшләрне башкара, авыруларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтеп, күп вакытын алар белән уздыра, чирләрен җиңеләйтергә тырыша. Рамиләнең вазифасына амбулатор кабул итү алдыннан эшче урыннар әзерләү, кирәкле медицина әйберләрен, җайланмаларны, документлар булуны тикшерү, участоктагы кешеләрнең диспансеризацияләре буенча отчетлар тутыру өчен алдан материаллар әзерләү керә. Ул кабул итү вакытында табиб-терапевт күрсәтмәсе буенча кан басымын үлчи, термометрия һәм башка медицина манипуляцияләрен үткәрә.
Рамилә буш вакытларын туганнары һәм якыннары белән уздырырга тырыша, күптән түгел ул “Иделкәй” татар вокаль ансамбле чыгышларында катнаша башлаган. “Җыр кешегә нык йогынты ясый. Людвиг ван Бетховен юкка гына:
“Музыка күңелдә ялкын уятырга тудырылган”, – дип әйтмәгән. Ул кешеләргә тормыштагы авыр хәлләрдән чыгарга ярдәм итә, рух күтәренкелеген булдырырга сәләтле. Музыка күңелне нечкәртә, ә кайчакта киресенчә, көч-кодрәтне дә арттыра ала”, – ди ул.
фотосы: Рамилә Салаватуллинаның гаилә архивыннан
Нет комментариев