Мич тә ясый, киемнәр дә бәйли белә
Югары Тарханнан Тамара Розанова үзенең беренче хезмәтен мәктәп укучысы булганда ук чиккән, хәзер инде аның кул эшләнмәләре исәпсез-хисапсыз.
(Тәтеш, 15 декабрь, "Тәтеш таңнары). Аның әнисе белән икәүләп яшәгән кечерәк йорттагы кайбер бүлмә диварларында келәмнәр эленеп тора, дөрес, бөтенләй үк гадәти түгелләр. Менә зәңгәр күл өслеге буйлап көймә йөзеп килә, аңарда – гашыйк парлар утыра, ә менә биредә күп сандагы төзелешләр барган шәһәр күренеше. “Аны бер ай чиктем, – ди Тамара Владимировна, келәмнәрнең берсен күрсәтеп. – Элек Тәтештә ярминкә вакытында үткәрелә торган бәйге өчен”. Ул чакта һәр хуҗалык районда үтә торган чарага халык осталары – хуҗалык эшчәннәре башкарган эшне алып барган. Ул пенсиягә җиде ел элек чыккан: башта дуңгызлар караучы булган, аннары сыер савучы, ир-ат ярдәменнән башка әнисе белән дүрт малай тәрбияләп үстергән. Хәзер инде кул эшләренә аның вакыты күбрәк кала.
Ул – күп кырлы кул остасы: төрлечә итеп чигә, йон әйберләр бәйли белә, эрләгән җепләрдән әле күптән түгел матур чәчәкләр дә ясый башлаган.
“Сату өчен түгел, үземә дип бәйлим, күңел рәхәтлеге хакына. Яшел һәм каракучкыл төсләр күбрәк ошый. Куллар инде шөгыль таләп итә, эшсез тора алмыйм”, – дип уртаклаша Тамара Владимировна.
Ә куллары аның алтын, киемнәр яки чәчәкләр генә бәйләп калмыйча, шулай ук мичләр дә ясый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев