“Мин хезмәтем белән яшим”
Кешеләр

“Мин хезмәтем белән яшим”

Банк учреждениесенең берсендәге җитәкче үзенең хезмәткәрен гаять җаваплы, белемле, максатчан, тыйнак кеше буларак тасвирлый.

Нина Долгованың банк сис­темасындагы хезмәте өз­лексез утыз биш елны үз эченә ала. Ул Олы Шәмәк мәктәбен тәмамлаганнан соң, учет-кредит техникумына укырга керә. Туган районына кайта һәм Тәтештәге дәүләт банкына бухгалтер булып эшкә урнаша. Үзенең вазифасын кыз яхшы итеп һәм тиз үзләштерә.

“Яшермим, баштарак җиңел булмады, беренче­ вакытларда өйрәндем, янә­шәмдә тәҗрибәле остазлар булды, миңа ярдәм иттеләр. Коллектив зур, бердәм иде, банкның да исеме алышынды, һәм, сүз уңаеннан, минем вазифам, шулай ук хезмәттәшлек итү гадәте, үзара ярдәмләшү элеккечә үк калды”, – дип сөйли Нина Николаевна.

Банк системасында эшләү җаваплы, җиңелләрдән түгел, дип әйтер идем, осталык һәм төгәл, бердәм эшли белүне таләп итә.

“Элек хисаплау машиналары бар иде, һәр көнне балансны тиененә кадәр карап торырга кирәк, өзеклекләр килеп чыкканда бер тиенне югалткан һәм төн уртасына кадәр эзләп утырган чаклар булды, ялгышлыклар булырга тиеш түгел”, – ди үз эшенә җаваплы караган белгеч.

“Нина Николаевна бер көндә зур эш күләмен башкарып чыгарга өлгерә: ки­лүчеләр белән аралаша, счетларның торышын кү­зәтә, кредит мәсьәләләре буенча киңәшләр бирә, мәгълүматлар базасына­ ­үзгәрешләр кертә, касса­ опе­рацияләрен башкаруны җиренә җиткереп үти. Чынлап та бик тыйнак, әдәпле кеше”, – дип тасвирлый аны банк җитәкчесе Наталья ­Рыжова.

“Заман белән бергә атларга тырышам, чөнки һәрвакытта камилләшергә, өйрәнергә, ниндидер яңа­лыкны белергә кирәк, – дип уртаклаша Нина Долгова. – Мин эш белән яшим, эшләгән хезмәтемнән канәгатьлек алам – бу иң мөһиме”.


Нет комментариев