Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Намуслы эшли

    Түбән Тарханда яшәүче Фәйрүзә Сәитова район терлекчелегендә 35 ел хезмәт куя.

    (Тәтеш, 10 октябрь, "Тәтеш таңнары", Ирина Ефимова, Елена Калашникова фотосы).  Ул яшь чагында трамвай йөртүче булырга тели, ләкин әти-әнисе каршы килә. Һәм кыз Казанга сылаучы-тигезләүче һөнәренә укырга керә, аңа училищены тәмамлаганнан соң калырга тәкъдим итәләр, шәһәрдәге ыгы-зыгылы тормышка күнегә алмаганлыктан, ул баш тарта. “Мин авыл кешесе, – дип белдерә Фәйрүзә Нурислам кызы. – Туган җиремә кайттым, биредә минем тормышым, шулай килеп чыгуына язмышка рәхмәтлемен”.

    Эшчән кызга җирле “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиесендәге дуңгызлар фермасында тиз арада эш тә табыла, дүрт елдан аны сыер савучы итеп күчерәләр.
    “Ул елларда без сигез кеше идек, һәрберебезнең тәрбиясендә 25әр сыер булды, кул белән саудык, – дип сөйли  Фәйрүзә ханым. – Саву аппаратлары сатып алгач, аңа без дә, маллар да башта күнегеп китә алмадык. Бары тик аннары гына хезмәтебезнең никадәрле җиңеләюен тойдык”. 

    Фәйрүзә Нурислам кызы үз эшенә җаваплы һәм намуслы булырга гадәтләнгән. “Әгәр үзеңнең малларыңны ихлас һәм намуслы итеп кайгыртасың икән, ул чакта алар сөтне дә күп бирәләр”, – дип инана тәҗрибәле сыер савучы.

    Уңган терлекче товарлыклы-сөтчелек фермасының бозаулату бүлегендә менә инде өченче ел эшли, һәм терлекчелек эшчәнлегенең әлеге төрен ул шулай ук яратып башкара.

    “Баштарак рәтләп бернәрсә дә белми идем. Рузалия Әхмәтова игелекле ярдәмчем булды, аның киңәшләре бик булышты, – ди ул. – Безгә бик зур җаваплылык төшә. Кайвакытларда бер көндә 5-6шар бозау туа, аларның барысы да  нык, сәламәт булсынга һәм яхшы артым бирсенгә яхшы тәрбия күрсәтергә кирәк, без аларны сабыйлардай кадерләп карыйбыз”. 
    Фәйрүзә Нурислам кызы үзенең коллективын ихтирам итә, анда һәркем ярдәм тоя ала. Терлекчеләр көндәлек хезмәт барышында илнең мөһим даталарын да, аралашыр өчен барысы бергә чәй табынына җыелганда шәхси бәйрәмнәрне дә билгеләп үтәләр, биредә аларга авыл хуҗалыгы җитәкчелеге тарафыннан матур теләкләр еш яңгырый.

    Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелгән район тантанасында бүләкләнүчеләр арасында бу юлы “Татарстан” агрофирмасы вәкилләре дә бар, Фәйрүзә Нурислам кызы да чираттагы лаеклы бүләген – озак еллар намуслы хезмәте өчен Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасын ала.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: