“Һәр дәрес кызыклы булырга тиеш”
Кешеләр

“Һәр дәрес кызыклы булырга тиеш”

“Балалар спорты – үзенә бер төрле, биредә һәрчак вакыйгалар эчендә кайнарга кирәк: ­ дәрес вакытларында, ата-аналар, мәктәптәге укытучылар белән эшләгәндә”, – дип саный ТРның атказанган мөгаллиме Рәшит Габдрахманов.

(Тәтеш, 11 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина, фото Рәшит Габдрахманов архивыннан).  Аның исемен белмәгән кеше Тәтештә дә, районда да юктыр, мөгаен. Ул үзенең шәкертләренә карата таләпчәнлек белән кайгыртучанлыкны оста итеп берләштереп, еш кына аталарча мөнәсәбәттә була. Рәшит Рәхим улы яңа елның беренче көнендә юбилеен билгеләп үтте. “Минем өчен  60 яшь шул кадәрле үк тәэсир итүчән зур юбилей түгел. 

Вакыт ничек тиз уза! Авыл мәктәбендә укыганда без физкультура укытучысы Макаров Николай Григорьевичның спорт велосипедына ничек көнләшеп каравыбыз әле күптән түгел кебек кенә тоела, дәресләрне ул ничек кызыклы итеп уздыра иде! Вахитов бакчасында ничек итеп футбол, хоккей уйнаганны, аңа Иделдән алып килгән капкаларны үзебез үк куйганны хәтерлим әле”, – дип сөйли ул. Барыннан да бигрәк шул вакытта ук, бала чакта, аңарда үз тормышын спорт белән бәйләү теләге тугандыр да. “Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, әни миннән нинди планнар коруым хакында сорады. Уйлап та тормыйча, педагогия училищесына физкультура бүлегенә укырга керергә телим, дип җавап бирдем. Өстәвенә, безнең гаилә педагоглардан тора – әни озак еллар рус теле һәм татар теле укытучысы булып эшләде, әти – тарих укытучысы”, – ди  Рәшит Рәхим улы.

Мәктәп һәм студент елларында язмыш аны үз эшенең осталары: Василий Данилин, Вячеслав Тимирясов, Николай Селюков, Владимир Бичуков, Геннадий Солдаткин, Леонид Школьников, Александр Исаев, Таһир Мөбарәкшин, Виктор Гордеев, Юрий Газеев кебек кешеләр белән очраштырды, ди. Аларның күбесе белән ул Тәтешнең педагогия училищесында Казан  пединституын бик яхшыга тәмамлап кайткач, берничә ел хезмәт куя. 
Бүген дә ул алар хакында, шулай ук тагын  да яшьрәк хезмәттәшләре Алексей
 Кудяев, Валерий Кулаженков, Виталий  Селюковны да олы хөрмәт белән искә ала. “Вячеслав Гайнуллович 1987 елда мине үзе тарафыннан  оештырылган җиңел атлетика  секциясен алып баруны үтенде: училищеның җыелма командасы ул 
чакта Бөтенсоюз дәрәҗәсендә уңышлы чыгыш ясый иде. 

Педагогны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, күп эшләргә туры килде, якынча ике ай узгач беренче тапкыр республиканың махсус һөнәри белем бирү йортлары беренчелеге ярышларына киттек һәм җиңү яуладык. Педагогия училищесы 
командасы шул вакыттан алып  ярышларда егерме бер ел рәттән алдынгылыкны беркемгә дә бирмәде! Җиңел атлетика буенча башка ярышларда да җиңүләр күп булды, ә ике егет респуб­ликаның җыелма командасы составына эләкте”, – дип уртаклаша Рәшит Рәхим улы. 
Ул Тәтеш спорт мәктәбендә тугызынчы ел эшли. Ул җиңел атлетчыларны бик яшьтән үк әзерләп карарга уйлавын яшерми. “Кызыклы булсын, балаларга зур этәргеч ясар өчен һәр дәресне төптән уйлап уздырырга кирәк. Һәм бу миңа ошый, шәкертләремә дә шулайдыр, дип өметләнәм. Ә безнең бергә эшләү нәтиҗәсе – Бөтенроссия ярышларында җиңү. Бүген берничә егет – ТР һәм Ульян өлкәсе җыелма командасы әгъзаларының кайберләре спорт юнәлешендәге уку йортларына укырга керә. Димәк бу, без юкка гына эшләмибез дигән сүз!” – ди ­ТРның физик культура һәм спорт отличнигы Рәшит Габдрахманов.
 


Нет комментариев