Мәсхүдә Йосыпова республикабызның алдынгы “Колос” агрофирмасы хуҗалыгында озак еллар хезмәт куя.
(Тәтеш, 25 октябрь, Тәтеш таңнары, Инга СӘФӘРОВА (автор фотосы) ). Ул Тәтеш районы Алабирде авылында туа, Берлектән Илдус Йосыповка кияүгә чыга, берникадәр вакыттан соң яшь гаилә Жуковога күченә, һәм шул вакыттан алып аларның язмышы әлеге авыл белән нык бәйләнгән. Мәсхүдә Шәрифҗан кызы бу җирлектәге кешеләр һәм табигать матурлыгы хакында ихластан яратып сөйли.
Мәсхүдә Йосыпова “Колос” бухгалтериясендә авыл хуҗалыгы предприятиесе оешкан вакыттан бирле эшли – әйтергә кирәк, агрофирма җитәкчелеге белән бергә аның иң тәүге башлангычында тора.
“Безнең бухгалтерия коллективы тату, бердәм – биредә Рима Сафиуллованың тырышлыгы зур, аның җитәкчелеге астында без районда кайчандыр беренчеләрдән булып бухгалтерия эшчәнлегенең барлык эшләнешен тулысынча компьютерлаштырдык: башта ул хәтта безнең өчен Ульяновскидан программачы-икътисадчылар да алып килде, алар безне барлык махсус программаларга өйрәттеләр. Җитәкчелек безнең ял хакында да кайгырта – бухгалтерия коллективына Египетта ял итүне оештырды, ә инде җирлектәге шифаханәләргә юлламалар белән бездә производство алдынгыларын даими бүләклиләр. Эшләр өчен барлык шартлар тудырылган, һәм без дә яхшы итеп эшләргә тырышабыз”, – ди Мәсхүдә Шәрифҗан кызы.
Мәсхүдә Йосыпова үзе турында сөйләргә яратмый, аның каравы хезмәттәшләре әлеге мөлаем ханым хакындагы үзләренең күңел хисләрен аерым бер җылылык, хөрмәт белән белдерәләр, алар арасында тәҗрибәле белгечләр – баш бухгалтер урынбасары Камәрия Исхакова, түләү буенча бухгалтер Тәнзилә Котлымәтова, икътисадчы Рузинә Җамалова, шулай ук яңа эшли башлаучылар – баш икътисадчы Сергей Исаев, терлекчелек буенча бухгалтер Алинә Йосыпова бар.
“Бик җаваплы һәм тыйнак” – агрофирма җитәкчесе Рима Сафиуллова баш бухгалтер турында шулай ди. – Мәсхүдә Шәрифҗан кызының таләпчәнлеге, барлык кануннарны белүе, исәп сәясәтен белемле алып баруы искиткеч нәтиҗәләр китерә – безнең бухгалтерия үрнәк булырлык эшли”.
Ягымлы ханым үз тормышыннан канәгать. “Гаиләбез нык, кызым үсеп-буй җитте, йортта чиста һәм уңайлы, хезмәттәшләр һәрчак ярдәм итә, җитәкчем төгәл һәм игътибарлы. Тормыш ямен тоеп, сөенеп яшәр өчен тагын ни кирәк”, – дип уртаклашты безнең белән Мәсхүдә Шәрифҗан кызы.
Нет комментариев