Рус туе: “кайсыгыз  безнең белән, чанага утырыгыз!”
Кешеләр

Рус туе: “кайсыгыз безнең белән, чанага утырыгыз!”

Берничә дистә еллар элек булган туй – бу җырлар, күңел ачу, кыңгырау чыңы астында атларда утырып йөрү, мул табын, һәм, әлбәттә инде, гореф-гадәтләр.

Нармонка авылы. Март аеның болытлы иртәсе, соры тигез болытлар арасыннан гына кайчакларда кояш күренеп ала. Зәмһәрир суыклар узды, яз үзенең хокукларын алды. 
Володиннар йортын бик җиңел генә табабыз, чөнки берничә ел элек без аларда кунакта булган идек инде, бүген килүебезнең максаты – рус халкының туй йоласы белән танышу. Дмитрий Васильевич булмыйча, тагын кем генә аның турында барысын да белә икән? Чөнки ул бары тик үзе генә өйләнеп калмыйча, шулай ук гореф-гадәтләр буенча, утыздан артык туйда булган! 
Володиннар җитмеш ел бергә, 1949 елда Михайлов көнендә – 21 ноябрьдә өйләнешәләр. Шулай да үзләренең гаилә тормышы ничек башлануын әлегә кадәр хәтерлиләр. 


“Караңгы төшүгә, беркем күрмәсен өчен, мин, әни, апа, ике туган абыем кәләш сорарга киттек. Ә көтмәгәндә кире уйлаган булса? Аннары халык көлгән булыр иде”, – дип шаярта Дмитрий Васильевич. Өйгә кергәч, димче хатын болай ди: “Безнең шешәк бәрән югалды, сезгә керде, диделәр”. Кәләш бу вакытта чоланда качып тора. Аның әйтүенчә, өйдә кияүнең әнисе һичшиксез матча астына утырырга тиеш була. Әти-әниләр белән барысы да килешенгәч, соңгы җавапны кәләш әйтә. Аннары, мул табын янында туй көне билгеләнә, никадәрле кунак чакырылачак икәнлеге хәл ителә. Кәләш кире уйламау өчен вәгъдә билгесе буларак, алдан әйбер биреп кую сыйфатында кияүгә яулык яки шәл тапшыра. 

Булачак хатын туйга кадәр урамга чыкмый, бары тик кичләрен генә аның янына ахирәтләре җыела – мондый аулак өйләр кыз озату кичәсе дип атала. Алдан ук бирнә әзерләнә. “Чудовкага (автор искәрмәсе: Колунец) одеял тегәргә йөрдем, тастымал, мендәр тышлары чиктем, кияү егеткә ак күлмәк алдык”, – ди Таисия Герасимовна.

Туйда төп рольне дусты уйный: аны Дмит­рий Васильевич берничә дистә тапкыр башкарган. Әлеге күренештә катнашучының бурычларын ул яхшы белә, һәм хәтта алыштыргысыз төп билгесе – камчыны да саклаган. 
Туй көнендә иртән кияү, кызыл билбауга камчы кыстырган дускае, һәм аның ярдәмчеләре ат җигәләр дә, аны матур итеп бизиләр һәм кәләшне уятырга китәләр. Аннары өйгә кайталар, булачак ирне калдыралар һәм кунакларны йөреп чыгалар, аларны тагын бер кат туйга чакыралар, өйгә кергәндә болай дип әйтәләр: “Безне (кияүнең әнисенең исемен әйтәләр) хөрмәт күрсәтергә, мәҗлес­кә чакырырга, ипи-тоздан авыз итәргә, яшьлектәге гүзәллекне карарга, кызларга җырлар җырларга җибәрде”. Һәм егетләр кабат кияү йортына кайталар. Өченче тапкырында дусты кәләшкә яңа шәл алып бара, һәм мондый сүзләр әйтеп, аны кыз­ның әти-әнисенә тапшыра: “Минем кулдан чәчәкле күлмәкне кабул итеп алыгыз, үзегезнең балагызны никахлашуга җые­гыз, ә безне табын янына утыртыгыз”.
Дүртенче тапкырында алар белән бергә кәләшне алырга кияү һәм кунаклар да бара. Өйгә беренче булып дусты керә. Булачак хатын өстәл янында утыра, тулысынча яулык (шәл) белән томаланган, аның бер ягында яучы хатын (еш кына исем анасы) була, икенчесендә – уклау тоткан малай. Менә шунда камчының кирәге чыга да инде: малай урынны бушатсын өчен дус­ты аны камчы белән “куркытырга” тырыша, әгәр барып чыкмаса – акча белән сатып ала. Яучы белән дә мәсьәлә шундыйрак тәртиптә хәл ителә, һәм аның урынын да кияү ягыннан димләп килүче ала. Барысы да табын янына утырыша. “Кызлар туйга багышланган авыл җырларын көйләделәр, моның өчен аларга түләнә иде. Аннары дус кычкыра “Безгә биредә булмаска, таулар, үзәннәр, кара урманнар, зур шәһәрләр аша гыйбадәтханәгә барыр­га, никахлашуны, шәригать канунын кабул итәргә” ди дә, кунакларны ишегалдына алып чыгып китә. Анда туй “поезды” (берничә җигелгән ат) көтә. Дусты яшь ир белән хатын утырып барасы ат янына килә һәм болай ди: “Кайсыгыз безнең белән, чанага утырыгыз! Артыклар – читкә китегез”, – дип искә төшерә Дмитрий Васильевич. Ләкин капкадан шулай ук җиңел генә чыгып булмый, аларны ачар өчен, акча түләргә кирәк була. Аннары барлык кеше кияү йортына китә, өстәвенә кәләш юл буе яулык белән томаланып бара, аны бары тик иренең ата-анасы йорты бусагасын атлап кергәч кенә сала. Яшь өйләнешүчеләр утырган арба артыннан  икенчесе сандык­ка бирнә салган килеш  ияреп килә. 

Тиешле урынга килеп җиткәч, табынга башта кәләш ягындагы кунаклар утыра, шуннан соң калганнарның барысы да. Беренче итеп щи бирелә, аннары токмач, аның артыннан – камыр ризыклары. Күңел ачу башлана, гармунчылар көй суза, шаян такмаклар яңгырый, дусты бүләкләр җыя. 
Шунысы игътибарга лаек, яшьләр туйда бәйрәм итми, бары тик яшь туганнары гына. “Без моңарчы бер көн алда Зеленовка авыл Советында никахлаштык, дусларыбыз менә шунда бардылар да инде”, – дип уртаклаша Володиннар.

Кияү йортына икенче көнне “шешәк бәрәнне” (кәләш) эзләп, киенеп-ясанган кешеләр килә. Кичкә таба аларның барысы да яшь хатынның әти-әнисенә кунакка китәләр. 


Рус авылларында туйны менә шулай күңелле итеп үткәргәннәр, һәм бу әйтерсең лә күптән түгел генә булган кебек. Ләкин Володиннар йортында дуслар атрибуты – камчы инде берничә елдан бирле үз урынында тора. Кем белә, бәлки ул үз сәгатен көтәдер?
Елена Калашникова (автор фотолары)          
 


Нет комментариев