Сатып алучыга уңайлы булсын өчен
Кешеләр

Сатып алучыга уңайлы булсын өчен

Киртәле кешеләре авылдагы кибетләрнең берсендә сатучы булып эшләүче Наталья Жугареваны хөрмәт итә.

(Тәтеш, 28 октябрь, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова (автор фотосы)). Сәүдә ноктасына аяк баскач та без сатып алучыларның хуҗалык сумкаларын тулы килеш күргәч, биредән буш кул белән чыгып китмәүләрен шунда ук аңладык.

“Кирәкле барлык әйбер дә бар, – дип сөйлиләр Валентина Тарасова белән Ирина Гришкова. – Ә инде берәр нәрсәне алып кайтуны үтенсәк,  һичшиксез үтәләчәк. Безнең сатучыбыз игелекле, ярдәмчел. Аңардан берәр нәрсә сатып алу белән бергә, шулай ук аралашуы гына да күңелле”.

Килдештә туып-үскән кыз Киртәле егетенә  кияүгә чыккач, авыл кешеләре өчен үзләренекедәй булган да куйган. Бернинди эштән курыкмаган: фермада, ындыр табагында, чөгендер утауда, балалар бакчасында эшләгән. Ә инде колхоз таркалгач, сатучы булып барырга батырчылык иткән, чөнки әйтүенчә, урта һөнәри бухгалтерлык белемен юкка гына алмаган.

“Башта, ун ел элек, сәүдә урыны бөтенләй кечкенә иде. Тора-бара җитәкче аны зурайтырга булды, чөнки кешеләрнең сатып алу ихтыяҗы начар түгел иде, – ди Наталья Александровна. – Авыл халкын азык-төлек белән генә түгел,  ә хуҗалык товарлары белән дә тәэмин итә башладык, узган елны тагын беразга зурайтылды”. 

Сәүдә хезмәткәре иң сатылган товар икмәк-күмәч әйберләре дип билгеләп үтте, аларны дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә китерәләр икән, ә быелгы көздә резин итекләр һәм галошлар аеруча да киң кулланылышта булган. 

Уңайлы кибеттә якты, чиста (Наталья үзе җыештыра). Сатучы кышын кибеткә иртәрәк килә һәм, сатып алучыларга җылы булсын өчен, әле яктырмаган да килеш заманча мичтә утын яга, ә җәен җилләткеч эшләп тора. “Барысы да кешеләр өчен, аларга уңайлы булсынга тырышабыз, – дип уртаклаша Наталья Алек­сандровна. – Ә бездә халык яхшы”. 

Кибеткә кергән пенсионер Василий Зермянкин әйтерсең лә аның сүзенә җавап итеп әйткәндәй, болай ди: “Наталья безгә, картларга карата, ихтирамлы”. Сатучы эш урыны белән янәшәдә генә яшәвен, моның бик тә уңайлы булуын, төшке вакытта да өенә кайтып килергә өлгерүен хәбәр итте. Аның өч кызының үз гаиләсе, әбиләренә килергә  һәм аның пешергән тәмле ризык­ларын авыз итәргә яраткан ике оныгы аның зур шатлыгы булып тора. Гамьле әңгәмәдән соң, Наталья Жугарева белән саубуллашып, без урамның аскы ягына атладык һәм кирәк-яраклар сатып алу өчен кибеткә ашыккан авыл кешеләрен күрдек.
 


Нет комментариев