Шәһәрле балачак хыялын тормышка ашырган
Яшь фермер Илдус Вәлиев Тәтеш районында ашлык культураларын үстерү белән өченче ел шөгыльләнә.
Крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе әйтүенчә, язмыш тарафыннан аңа җирдә хезмәт кую язылган булган күрәсең.
– Шундый матур мизгел хәтердә калган: әле мәктәпкәчә яшьтәге вакытта ук, Казандагы биналарның берсе яныннан үтеп барганда, аның нәрсә икәнлеге белән кызыксынган идем, миңа җавап итеп – авыл хуҗалыгы институты диделәр, һичшиксез биредә укыячакмын дип күңелемнән уйлап куйдым, – дип сөйли Илдус Ирек улы. – Хыялым чынга ашты, укып чыктым, әмма башка өлкәдә эшли башладым. 2018 елның августы минем тормышымны үзгәртте, Лаптевкага кунакка баргач, бу урыннарның табигатенә сокландым, аннан соң баш-аягым белән яңа эшкә чумдым.
Фермер яңа эше уңышлы булырмы дип озак уйланып тормаган, ул үзе уртаклашканча, килгән дә ташландык җирләрне тәртипкә китерә башлаган.
– Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов белән аралашу тизлекне арттырырга һәм рух күтәренкелегендә эшләргә бик тә этәргеч ясады, – дип белдерә аграрий. – Танышкан вакытта ул беренче эш итеп, никадәрле чәчтең дип сорады, һәм шунда ук чәчелгән мәйданнарны карарга килде, мин ялгышлыкларымны төзәтсен, булачак уңышны югалтмасын өчен үзенең күрсәтмәләрен бирде. Киңәше белән дә, күрсәтмәләре белән дә безгә ярдәм итүче мондый тәҗрибәле остаздан бик тә уңдык.
Илдус Вәлиев башта иске техника сатып алган, хәзер инде машина-трактор паркын яңартырга тырыша. Быелгы сезонда югары җитештерүчән трактор сатып алынган, ул заводтан төяп озатып җибәрүне көтә, аңа агрегатлар һәм чәчүлек комплексы алу хәстәре күрелгән. Хуҗалыкта киләсе елга ашлык урып-җыя торган яңа комбайннар сатып алырга телиләр.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча 2019 елда элекке сыер абзарына капиталь ремонт ясалган, хәзерге вакытта ул – ашлык салу склады. Узган елда шулай ук капиталь ремонт программасы буенча техникаларны ремонтлау остаханәсе яңартып төзекләндерелгән. Җитәкче билгеләп үткәнчә, коллектив булып оешу җиңелләрдән булмаган, җирлектә яшәүчеләр аның җитди ниятләренә ышанып җитмәгәннәр, механизаторларны башка районнардан алып кайтырга туры килгән.
– Бүгенге көндә эшчеләрнең барысы да тәтешлеләр, һәм бу бик сөендерә, – ди елмаеп Илдус Ирек улы. – Тагын 5-10 ел узгач, яшьләр авылларга кайтыр, без шуңа өметләнәбез һәм көтәбез.
Хуҗалыкта ел саен яңа җирләр әйләнешкә кертелә. Сөрү җирләре бүгенге көндә 1906 гектар тәшкил итә, чәчүгә 1500 гектарга якын бөртеклеләр билгеләнгән, 2019 елда 360 гектарга якын булган, 2020 елда 1100 гектар җирдә чәчелгән.
– Хуҗалык итүнең беренче елында мин чәчелгән көзге игеннәрнең барысын да югалттым, – дип уртаклаша фермер. – Шулай да бу мине сындырмады, башлаган эшемне мин дәвам иттем. Шундый кеше инде мин, әгәр ни дә булса телим икән, аны ахыргача эшлим, нәтиҗәсе һәрвакытта сөендерерлек булмаса да. Җитди ялгышлыклар җибәрмәскә тырышам, тәҗрибәле җитәкчеләр, агрономнар белән киңәшәм һәм күбесенчә күзәтәм. Агробизнеска килгән беренче көннән бурыч куйдым – үсешкә омтылырга, төзергә һәм минем хуҗалык җирләрен арендага алган җирлектәге кешеләргә файда китерергә, эш яшәештә терәк булуына кешеләрдә ышаныч уяту. Тормышымны авыл хуҗалыгы белән бәйләвемә бик шатмын, миңа эшләү һәм үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү ошый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев