7 апрель 2021 яңалыклары
-
Тартмалар кайдан барлыкка килә?
Шәһәрдәге күп катлы йортларның ишегалларында чүп-чар контейнерлары урнаштырылган, йортта яшәүчеләр үзләренең чүпләрен тиешенчә итеп шунда илтеп салалар, аны юк иткән өчен түлиләр.
-
Инглиз телендә дә шигырьләр сөйләгәннәр
Тәтешнең кадет мәктәп-интернатында “Туган телем – иркә гөлем” бәйрәме узган, катнашучылар әйтүенчә, ул онытылмаслык булган.
-
Шәһәрле балачак хыялын тормышка ашырган
Яшь фермер Илдус Вәлиев Тәтеш районында ашлык культураларын үстерү белән өченче ел шөгыльләнә.
-
Данлыклы укытучыларның, чыгарылышларның традицияләрен дәвам итәләр
“Сыйфатлы белем – булачак җәмгыятьнең төп факторы һәм нигезе”, – дип саныйлар Тәтештәге 1нче урта мәктәп педагоглары, аңа быел 115 ел тула. Тәтештәге 1нче урта мәктәптә актив иҗади шәхес үсүенә йогынты ясый торган белем һәм тәрбия бирүнең тулы системасы төзелгән. Сыйфатлы яхшы укыту – әлеге эшчәнлек юнәлешен тормышка ашыруның нәтиҗәсе: 2019 – 2020 уку еллары йомгаклары буенча мәктәпне 11 укучы медальгә тәмамлаган.