Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Инглиз телендә дә шигырьләр сөйләгәннәр

Тәтешнең кадет мәктәп-интер­натында “Туган телем – иркә гөлем” бәйрәме узган, катнашучылар әйтүенчә, ул онытылмаслык булган.

Тирән эчтәлеккә ия күргәзмә бизәл­гән, рәсем сәнгате укытучысы Наталья Хөснетдинова аны булдыруда зур ярдәм күрсәткән. Гамәли-кулланма сәнгать би­зәлеше һәм халык иҗаты әй­берләре мәктәп шәкертләре һәм аларның ата-аналары, педагоглар көче белән җыелган. Бәйрәмне оештырган туган тел һәм әдәбият укытучысы Нәфисә Сиякинаның “Туган тел” җырын башкаруында башланган. Чарада татар, рус, чуваш, мари, инглиз телләрендәге шигырьләр сөйләгәннәр. Кадетлар татар телендә җырлар башкарганнар, укытучы Оксана Пирогованың чуваш телендә ясаган матур чыгышын тыңлаганнар. Кеше тәүге тапкыр гадәттә туган телдә сөйләргә өйрәнә. Туган телдә дөрес сөйләү һәм язу үз фикереңне уйлый һәм белдерә алу дигәнне аңлата. Туган телне белергә һәм сакларга кирәк. Бәйрәмдә катнашучылар шундый нәтиҗә ясаганнар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X