Тартмалар кайдан барлыкка килә?
Шәһәрдәге күп катлы йортларның ишегалларында чүп-чар контейнерлары урнаштырылган, йортта яшәүчеләр үзләренең чүпләрен тиешенчә итеп шунда илтеп салалар, аны юк иткән өчен түлиләр.
Мисалга, шәһәр үзәгендә контейнерларны чүп-чардан вакытында арындыралар, ләкин иртәсен, әллә ничә тапкыр күзәттем, алар төрле тартмалар белән тулган була. Савытлар кайчандыр якындагы кибетләрдә булгандыр, күрәсең, ә аларның хуҗалары яки сатучылар тартмаларны контейнерларга гына чыгарып ташлыйлар. Үз эшчәнлегеңне шулай намуссыз итеп алып барырга ярыймы? Кибетнең якында булуы һәрчакта да яхшымы икәнлегенә менә шул чакта уйланасың да инде...
Тәтешле С.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев